Газета-журналларга язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, тиражларның кимүе күзәтелә. Бу проблема безнең төбәктә генә түгел, ә ил буенча да актуаль. Почта хезмәтләренең эшчәнлегендә дә кыенлыклар бар: почта бүлекләре ябыла, эшләргә кешеләр җитми. Бүгенге көндә өлкәбездә 19 почта бүлеге начальнигы вакансиясе генә бар (сайтта почтальон турында мәгълүмат юк), бу кадрлар җитмәү проблемасын күрсәтә. Хат ташучыларның хезмәт хаклары түбән булу сәбәпле, яшьләр бу өлкәгә килергә теләми.
Уңышлы мисаллар
Шул ук вакытта, уңышлы эшләүче почта хезмәткәрләре дә бар. Мәсәлән, Тубыл шәһәрендә милләте өчен янып яшәүче почта хезмәткәре Нурия Вафеева хезмәттәшебез Римма Умитбаева белән бер генә татар чарасын да калдырмаска тырышып, гел «Яңарыш»ка яздыру белән шөгыльләнәләр.
«Бу — минем шәхси инициативам, мин диктантны яхшырак оештырырга үзем теләп алындым һәм ике куянны берьюлы тотарга телим: диктант үткәрергә, кешеләргә газета бүләк итәргә һәм «Яңарыш» газетасына ярдәм күрсәтергә», - дип академик, профессор Хәнисә Алишина Төмән дәүләт университетында үткән «Тоталь диктант» акциясенә килүчеләргә өлкә Думасы депутаты Ольга Швецова ярдәме белән «Яңарыш» газетасын яздыруны оештырган иде. Катнашучылар өчен зур бүләк булды ул, бик шатланып кабул иттеләр. Шундый акцияләр икеләтә, өчләтә файда китерә бит.
Тагын да тугры укучыларыбыз: Төмәннән Тәслимә Гарифханова, Дамир Шәрипов берничә гаиләгә яздыра. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе (совет җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина) иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә, мәчет имамнарына, аз керемлеләргә 30 данә бүләк итте. Кугалы мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов даими рәвештә мәчеткә дистәләгән газета алдыра. Хәбәрчебез Фатыйх Гарифуллин һәр очрашуда «Яңарыш» турында сүз әйтмичән калмый. Кайбер яздыручыларыбыз электрон рәвештә дә, өйгә килә торган кәгазь вариантын да алалар. Шундый ярдәмчеләребезнең булуына шатбыз, рәхмәт барысына да.
Саклыйк бердәнбер газетабызны!
Татар халкының мәдәни мирасын, телен һәм гореф-гадәтләрен саклау — безнең уртак бурычыбыз. Өлкәбездәге бердәнбер татар телендә чыгучы газета нәкъ менә шушы изге эшкә хезмәт итә. Ул безгә яңалыкларны туган телебездә укырга, тарихыбызны барларга һәм бер-беребез белән аралашырга мөмкинлек бирә.
Газетаның киләчәге бары тик үзебезнең кулда. Аны саклап калу өчен, һәрберебездән активлык һәм тырышлык таләп ителә:
- Бездән — сезне укытырдай кызыклы язмалар, мавыктыргыч репортажлар һәм файдалы киңәшләр.
- Сездән — тугры булу, яраткан басмагызга язылу, аны даими уку һәм битараф калмау.
Бу уңайдан, яздыручыларга чиксез рәхмәт белдерәсе килә. «Яңарыш» яшәсен дип алучылар да аз түгел. Язылу кампаниясенең соңгы көннәрендә танышларыма, дусларыма вакытның бетеп килүе турында хәбәр итәм һәм ярты ел саен 70-80ләгән кеше берсүзсез, рәхмәт белдереп акчасын җибәрә, Почта онлайн аша тиз арада яздырып квитанцияне үзләренә салам. Аларга да уңайлы, тираж да арта.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Без сезнең фикерләрегезне көтеп калабыз! Хатларыгыз, тәкъдимнәрегез һәм уй-фикерләрегез безне тагын да яхшырак булырга этәрә. Бергәләп без газетабызның тиражын арттыра, аның сыйфатын яхшырта алабыз. Язылыгыз, укыгыз, языгыз! Бердәм булганда гына без бу матур традицияне буыннардан-буыннарга тапшырачакбыз.
Нәтиҗә сөендерми

2026 елның икенче яртыеллыгына тиражлар район газеталарында да, ил күләмендәге матбугатта да бер төрле. «Яңарыш»ыбызның июль саны укучыларына 1460 данә генә барып ирешәчәк. Районнар буйлап таблицаны биреп китәбез. Андагы саннар уйланырга мәҗбүр итә.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.