Матур, бай табигатьле Талымхан авылында туып-үскән оста куллы, киң күңелле Бүләк апа Юскаевага 80 яшь тула. Милләттәшләребезгә ул үзенең төрле төстәге җепләр белән бәйләнгән, бисер белән чигелгән, ыргак белән эшләнгән кул эшләре белән таныш. Торак йортын чигүләр музеена әйләндергән юбиляр апаның кул эшләре Гжель, Городец, Дымково, Жостово бизәкләре кебек үзенә бер сәнгать – ефәк җепләр сәнгате, дип әйтер идем. Күпме дәрт, түземлелек кирәк булгандыр Бүләк апага бу «чәчәкләр патшалыгын» бизәргә!

Әкияттәге кебек йортны карарга кайдан гына килмәделәр. Талымханда туып-үскән Бүләк Хәкимулла кызының иҗатына сокланмыйча, шатланмыйча карап булмый. Үзе күрсәткән, сөйләгән чакта аның чигелгән кошлары сызгырып, сайрап җибәрә сыман; гөлдән-гөлгә кунган төрле төсле күбәләкләр канатларын кага, ә бал кортлары бызлап җибәрә. Әле атмаган розалар, мәкләр, ләләләр, пионнар, ирислар йокыдан уянган төсле, әкрен генә чайкалалар. Тын суда йөзгән пар аккошлар керфекләрен ачалар да йомалар сыман.
Авылдашларының горурлыгына әйләнгән бу йортка без, музей әгъзалары, кабат килдек. Ике-өч ел дәвамында остабикә кызыл төснең тагын нинди төсмерләрен тапты икән: шәмәхә, ал, алсу, утлы кызыл...
Серле урман, дала, тау битләрендәге чәчәкләр исен иснәргә төрле яктан әкият сюжетлары килгән. Менә бу чигүдә җирән төсле юлбарыс өч баласын ияртеп, елгага су эчәргә төшкән.
Бүләк апаның оныгы Линар Олег улының хатыны Айгөл әбинең төрле дәрәҗәдәге грамоталарын, Мактау хатларын чигүләр астына тезеп куйган, алар 16лап. Менә бер грамота сайлаулар вакытында гастрономик конкурста тапшырылган - ашап туймаслык бәрәңге шәңкәләре өчен. Олы яшьтә булса да, Бүләк апаның табыны туй өстәле сыман: бавырсак, пәрәмәч, кыстыбый, урманнан җыеп кайткан җиләкләрдән варенье, пироглар, балык ашлары. Өстәлендәге дәстәрхан да, караваттагы җәймә дә чигүле. Чигелгән мендәрләр артында яшенбәк уйнаган кызчык инде мәктәптә укый, зурайган. Идәнне карасаң, буш урын юк – төрле озынча, түгәрәк, стадион сыман келәмнәр. Һәрберсенә утыр да гимнастика яса!
1946 елның 10 июлендә туган хатын-кызга: «Балачагыгыз сугыштан соңгы, тыныч елларга туры килгән икән, ул нинди булды?» – дип сорагач, Бүләк апа сөйләп китте:
– Балачакның ачысын да, төчесен дә татыдым. Кояшта кызарып, җилләрдә чыныктым. Әни ягымнан әбием – Казан кызы. Әтием Хәкимулла Абайдуллин – авылыбыз кешесе. Ике яшемдә әнкәй - Сәгъдия апа фаҗигале рәвештә суга батып үлде. Әниемнең суынган күкрәгеннән сөт имәргә тырышканмын, аерылгач бик кычкырып елаганмын. Ике яшемдә ярты ятим калдым. Җиде яшем тулгач, әтием дә дөнья куйды. Тимергали агаем Уразов мине үз гаиләсенә тәрбиягә алды, җиңги Мәрьям Вәлиәхмәт кызы үз балалары янына сыендырды.
Бүләк апа авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Балачакта алган белемнәр, осталык гомергә кала. Аннары Ямбай мәктәбендә 5-7 классларны тәмамлый. Җиденче класста имтиханнарны уңышлы тапшыра. Тик балачак хыялы – мәктәптә балалар тәрбияләү, укыту – тормышка ашмый. Унөч яшьлек кыз тешләрен кысып, үкереп елавын беркем дә ишетми.
Яшь кызны йорт эшләре, эне-сеңелләрен тәрбияләү, авыл күлләрендә балык тотулар, печән чабулар, утын хәзерләүләр көтте. Гәүдә эшләп үсте, беләкләр хезмәттә көчлеләнде. Урман-күлләрдә очраткан чәчәк, җиләк, яфрак, үлән формалары чигүләргә күчте, рәсемнәргә әверелде.
Үзе дә чәчәк кебек яшь кызны армиядән кайткан яшь авылдашы күреп ала, ел буе аның артыннан калмый. 17 яшьлек Бүләк тормышка чыга. 1962 елның декабрендә авылда туй була. Менә инде 63 ел буена Камил һәм Бүләк Юскаевлар гаилә учагын сүндермичә, тормыш сынауларын үтә-үтә тату яшәп киләләр.
Хезмәте югары бәяләнгән, данлыклы династиядән булган Камил абыйга хатыны зур терәк, ярдәм һәм таяныч. Кырык елдан артык хөкүмәт эшендә булган Камил абый белән алар бәхетле балалар, шат оныклар үстерәләр. Чигүләр янында балаларының, оныкларының туй портретлары – бәхетле булсыннар, гаиләләр түгәрәк булсын!
Балалары Гөлшат, Гөлсинә, Идрис үзләре күптән пенсиядә, әби-бабай булганнар. Бүләк Хәкимулла кызы оныклары белән дә горурлана. Данил Олег улы – авылда имам, махсус белемле.
Йортында ел буе чәчәкләр аттырган Бүләк апа турында сөйләсәң, бер китап язылыр иде. Аның йөзе һәрвакыт шулай якты, нурлы булсын, күзләрендә бәхет чаткылары уйнасын, баскан-йөргән юлы гөл булсын! Тормыш иптәше Камил Сәйфулла улы белән, бер-берсенең күңел җылысын тоеп, тагын бик күп еллар бәхеттә, иркендә яшәргә насыйп булсын!
Төмән округы, Талымхан авылы мәктәбенең музей советы әгъзалары.
Рәсемдә: Юскаевлар.