Главная

Күңел белән ясалган сәнгать

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәрендә узган өлкә Сабантуеның истәлекле минутлары һаман да күңелләрдә яши! Бу гади генә ял көне түгел, ә халкыбызның искиткеч төсләре, моңлы көйләре, бергә биюләре, гореф-гадәтләре һәм чиксез кунакчыллыгы дөньясына ясалган чын сәяхәт булды.

Бәйрәм мәйданында берсеннән-берсе күркәм, үзенчәлекле итеп бизәлгән зур милли ишегаллары кунакларны каршы алырга әзерләнгән иде. Һәр милли ишек алдында татар халкының кайнар җылылыгын, ихласлыгын тойдым. Бәйрәмнең гөрләп торган агымында барысына да җитешергә, Төмән өлкәсенең гаҗәеп талантлы кешеләре белән танышырга тырыштым.

Бу зур бәйрәмдә минем өчен иң онытылмаслык вакыйгаларның берсе – искиткеч рәссам Лилия Хәлиуллина белән танышу булды. Аның туган якка, милли мәдәниятебезгә булган чиксез мәхәббәт белән эшләнгән хезмәтләре күңелне канатландыра, илһам бирә. Сабантуйда Лилия ханым үзенең һәр детальдән җылылык һәм тарих исе аңкып торган гүзәл картиналарын тәкъдим итте, алар турында хисләнеп сөйләде.

28-23-26

Лилия ханым үз тормышын төсле каләмнәрдән һәм буяулардан башка күз алдына да китерә алмый. Нәсел җепләре иҗат белән үрелгәнгә, ул сурәтләү сәнгатен ана сөте белән бергә сеңдергән, диярсең. Балачак елларын болай дип искә алды:

– Мин балачактан ук рәсем ясыйм, тик безнең авылда бернинди түгәрәкләр дә, студияләр дә юк иде, хәтта мәктәптә рәсем укытучысы да булмады. Әмма әти-әнием миңа бу дөньяны танырга, күргән тәэсирләремне кәгазьгә төшерергә һәрвакыт булыштылар. Шуңа күрә, колледжны тәмамлагач, мин кабат туган авылыма кайтырга һәм нәни балаларны шушы сәнгатькә өйрәтергә карар кылдым. Бөтен мәхәббәтемне, белгәннәремне һәм осталыгымны аларга бирдем. Минем иҗатымның төп үзенчәлеге – картиналарым аша кешеләр шатлык, үз гаиләләренең җылылыгын, күңел яктылыгын һәм халкыбызның тирән тарихын тойсыннар иде. Менә шундый өметләр белән ясалган эшләремне бүген дә кунакларга күрсәтергә мөмкинлек туды.

Лилия ханымның картиналары шулкадәр матур һәм җентекләп ясалган – алардан чын профессионал, үз эшен җаны-тәне белән яратучы останың кул җылысы сизелә. Автор үзе билгеләп үткәнчә, аның илһам чыганагы – яраткан гаиләсе, туган төбәге булган Ямбай авылы, татар халкы һәм аның бай мәдәнияте. Картиналары арасында милли традицияләрнең тамырларыннан алып заманчалыкка кадәр булган кызыклы сюжетлар, искиткеч табигать күренешләре һәм күз явын алырлык чәчәкләр урын алган.

Лилия ханым белән сөйләшә башлагач, аның нинди изге күңелле, киң җанлы һәм кунакчыл кеше икәнен тиз аңладым. Аңардан игелек-шәфкать бөркелеп тора, ул үз эшләре турында зур горурлык һәм мәхәббәт белән сөйли. Иҗат иткәндә ул күңеле белән рәсем ясый, һәр эше аның шул мизгелдәге кәефен, иҗади дөньясын чагылдыра.

Яңа иҗат үрләре, зур уңышлар Сезгә, хөрмәтле һәм кадерле рәсемнәр остасы! Туган мәдәниятебезне шулай югары баскычларга күтәрүдән, безне гүзәллек белән куандырудан туктамагыз! Алдагы көннәрдә дә күрешеп, яңа эшләрегез белән танышырга язсын.

Раушания ИСХАКОВА,
Ханты-Мансийск шәһәре.
Рәсемдә: Лилия Хәлиуллина.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума