Табигатьнең иркә, матур җәй көннәренең берсендә Тубысы авыл клубында юбилейлы очрашу кичәсе үтте. Татар Вагай урта мәктәбен 1971 елда тәмамлаган укучыларның 55 елдан соң көтеп алган бәхетле очрашуы иде ул.
55 ел үтсә дә, классташлар арасындагы элемтә, дуслык, якынлык гомер елларында өзелмәде, дәвам итә. Анысын алдагы очрашуларда төшерелгән альбомдагы фоторәсемнәр дәлилли. Онытырга мөмкин түгел. Очрашулар оештыру буенча бу чыгарылыш үрнәк булып тора, дисәк тә була.
Класс җитәкчеләре буларак әйтелгән сүзләрдән берничә өзек: «Аккан сулар кире кайтмый», – дип яшь гомерләр турында юкка гына әйтелмәгән. Безнең гомерләр дә ярсып аккан язгы сулар шикелле үтә. Аның кайбер мизгелләрен алтын биреп сатып алам дисәң дә, кире кайтарып булмый. Бу чыгарылышның класс җитәкчеләре буларак, 55 ел буе алар белән бергә булуыма мин бәхетле.
Шатлыклардан гына тормый яшәү, төрле була аның көннәре, еллары, юллары. Ә инде иң әһәмиятлесе – тормыш елларын парлашып, бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтәсез. Калганын да шулай үтегез, сирәк булсын парсызлар!

Алган һөнәрегез буенча хезмәтегезне намус белән башкарып, гаиләләрегездә олы ихтирамлы кешеләр булдыгыз. Оныкларыгызның юанычы, балаларыгызның, якыннарыгызның таянычы булып, лаеклы ялга ирешкәнсез. Кызлар-малайлар идегез, бүген инде әбиләр-бабайлар, олата-өннәләр булып яшисез, шөкер. Сезнең һәрберегез мактауга лаеклы.
Аяусыз язмыш кайбер классташларыбызны вакытсыз алып китте. Без аларны онытмыйбыз. Алар: Нәчибә Рәхимова, Атагулла Кармушаков, Кәлимулла Сәитов, Исмәгыйль Таштамиров, Мөнҗия Юлдашева, Шәмсикамал Шәрипова, группа дустыбыз, язучы-прозаик Габдел Мәхмүт. Күпсанлы фәннәрдән белем биргән укытучыларыгыз да безнең арада юк инде».
Кичә дәвамында сөйләмәгән, чыгыш ясамаган берәү дә булмады. Эчтәлекле, чын йөрәктән әйтелгән һәр сүз беркемне дә битараф калдырмады. Матур чыгышлар белән Шамил Саликов, Майкамал Мөчипова, Элеонора Коваленко иптәше Гена белән, Бикбулат Хисмәтуллин, Миникамал Тагильбаева, Саҗидә Уразмәтова, Тәнзилә Рәхмәтуллина һәм башкалар үзләренең күңелләрен салдылар.
Җыр-биюләр дә бик матур үтте. Нурия Хисмәтуллинаның эчтәлекле, сәнгатьле сөйләгән шигырьләре аерым игътибарга лаек. Кичәдә катнаша алган укытучылардан Әнисә Камалетдинованың котлаулары һәм башкарган җыры бик урынлы булды. Мәүчидә Курмандаева апабызга да кичәгә килә алганы өчен зур рәхмәт белдерәбез.
Кичә буена үзенең тәмле аш-сулары, эчтәлекле, күңелле һәм моңлы матур җырлары белән бәйрәмне бизәгән өчен клуб мөдире, Төмән өлкәсендә күпләргә таныш Әлфия Мөслимовага зур рәхмәтләребезне газета битләреннән дә җиткерәсебез килә.
Кичәдә катнашкан классташлар, 1971 елда класс җитәкчеләре тарафыннан укучылар буларак характеристика алган балалар, 55 елдан соңгы очрашуда тормыш юлын үтеп баруларына, кем булып һәм ничек яшәүләренә дә характеристика алдылар. Мондый чаралар дөнья мәшәкатьләрен азрак онытып, якты хыял-өметләр белән яшәргә һәрберебезгә көч-куәт бирсен. Иллаһи Амин!
Рәшидә БАКИЕВА,
РФнең атказанган укытучысы.
Тубыл округы, Маслау авылы.
Рәсемдә: очрашуда.