Тубыл шәһәренең туган көне һәм «Яшьләр көне» базар мәйданында узды.
Шәһәрнең 439 еллыгын билгеләгән чараның бәйрәм колоннасында катнашучылар милли, матур костюмнарда бер гаилә булып Семен Ремезов урамыннан Кремльнең Кызыл мәйданына юнәлделәр. Бай тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклаганын күрсәткән тантанада шәһәр оешмаларыннан, мәдәният үзәкләре коллективларын, иҗтимагый оешмалардан вәкилләр һәм шәһәр халкы катнашты. Зур, тату һәм бердәм колонна килү белән Кызыл мәйдан тамашачылар белән шыгрым тулы булды. Шәһәрдә узган бәйрәмнәр белән шәһәр башлыгы Петр Вагин котлау теләкләрендә: «Шәһәр көне «Яшьләр көне» белән очрашты. Шәһәрнең яше зур, әмма аның йөрәге яшьлек ритмында тибә. Бу энергияне сез бүләк итәсез. Кыю, сәләтле, яңа идеяләр белән янучы Тубыл яшьләре! Сез безнең төп хәрәкәт итүче көчебез», - диде. Бәйрәм сәхнәсеннән искиткеч кызыклы «Шәһәр пульсы» дип аталган сәхнәләштерелгән күренешне тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр.

Бер тында узган артистларның иҗат командасының оста уйнаулары, актерларның чыгышлары, музыкаль бизәлеше, сәхнәдә рольләрне башкаручыларны сокланып карадылар, алкышлар белән каршы алдылар. Кызыл мәйданда шәһәр көненә багышланган чаралар һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Тубылга килгән һәр кунак шәһәрнең бай мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихы белән кызыксынды. Монда осталар ярминкәсе, мастер-класслар, интерактив программалар, фотозоналар бәйгесе, иҗади чыгышлар кызыклы, эчтәлекле, мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә мода күрсәтү күренешендә модельерлар, дизайнерлар әзерлгән дефиле беркемне битараф калдырмады. Һәр чыгыш тубыллыларның һәм шәһәр кунакларының игътибарын җәлеп итте. Казак җырлары, кулларында кылыч тотып уйнаучылар җитезлекләрен күрсәттеләр, төрмә замогы янында бәйрәм тамашачылары җыелды. Шәһәр көненә багышланган бәйрәм кысаларында «439 прәннек» акциясе узды. Бәйрәм прәннеге алган һәркем «Солдатка җылы бүләк ит» акциясендә катнашты. Бу чара кысаларында җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу изге эштә катнашучыларның «Никко» компаниясеннән приз алырга мөмкинлеге дә булды.

Бәйрәм Екатеринбург шәһәреннән килгән «Бояре» кавер төркеменең программасы белән тәмамланды. Тубылда төрле милләт, дин вәкилләре дус-тату яши. Бәйрәмгә килгән һәр кеше шәһәрнең бай мәдәни мирасы, тарихы белән кызыксынды. Шәһәрнең базар мәйданында гөрләгән «Яшьләр көне»ндә тематик мәйданчыкларда мода күрсәттеләр, фитнес марафон узды, иҗтимагый яшьләр оешмасы көче белән куелган концерт бәйрәм тамашачылары игътибарына тәкъдим ителде. Гаҗәеп күңелле, матур җырлар, биюләр, чыгышлар белән үрелеп барган чаралар җылы атмосферада узды.
Шәһәр көненең бәйрәм тамашасында «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу ханым Юнысова һәм әгъзалары тырышлыгы белән мастер-класс оештырылды. Тамашачыларны төрле милли-мәдәни чаралар белән таныштырдылар, милли кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Салават Сәитов гармунда татар көйләр уйнап чатырга кергән кунакларның күңелләрен күтәрде, халыкны берләштерде. Бәйрәм парадында себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә ханым Тычинских, әгъзалары, аларның балалары милли киемнәрдә уздылар. Утызга якын автономия әгъзасы һәм бала матур чыгышлары белән шәһәр урамнары буйлап үттеләр.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: бәйрәмдә.