Төмән шәһәренең 52 мәктәбендә күптән көтелгән чыгарылыш кичәсе быел үзенчәлекле, этномәдәни колорит белән узды. Тантаналы атмосфера, ата-аналар һәм педагогларның күзләрендәге шатлык һәм горурлык яшьләре бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре булды. Чара җыр-биюләр, тәбрикләү, рәхмәт сүзләре, изге теләкләр белән үрелеп барды . Бу бәйрәм күңелле, дулкынландыргыч итеп оештырылган, шул ук вакытта моңсу да иде.
Кичәнең кульминациясе дип 9«а» сыйныфын тәмамлаган Валерия Мишкованың котлау чыгышын атап була. Төрки телле халыкларның «Таң йолдызы-2026» шәһәр һәм өлкә бәйгеләрендә 1 дәрәҗәдәге лауреат исеменә ия булган кыз педагоглар коллективына һәм кичә кунакларына чын музыкаль бүләк итеп татар телендә, мәктәп еллары гимнына әверелгән «Мәктәп җыры»н башкарды. Билгеле булганча, җырның тирән эчтәлекле сүзләре танылган җирле шагыйребез Фәрит Ермышевныкы, ә моңлы көйне шулай ук үзебезнең талантлы җырчы һәм композитор Җәмилә Мирасова язган. Валериянең татар телендә башкарган җырын зал тын да алмыйча тыңлады. Әмма чыгышның төп юлламасы - чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре булды. Чыгышында Валерия үзенә татар мәдәнияте һәм теле дөньясын ачкан кешене билгеләп үтми кала алмады. Чыгарылыш сыйныф укучысы үзенең остазы - 52 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамовага чын күңелдән рәхмәт белдерде. Нәкъ менә аның хезмәте һәм сабырлыгы нәтиҗәсендә Валерия татар телен өйрәнә һәм шул телдә горурланып, яратып, зур хөрмәт белән җыр башкара алды. Валерия үзенең вокал укытучысы «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә эшләүче Җәмилә Мирасовага да ихлас күңелдән рәхмәтен җиткерде. Нәкъ менә Җәмилә Әбделхәй кызы укучысына тавышын ачарга, бу композициянең бөтен тирәнлеген, матурлыгын һәр тыңлаучыга җиткерергә ярдәм итәр өчен күп көч, сабырлык һәм күңел җылысын салган. Бу мизгел 52 мәктәптә белем генә биреп калмыйча, буыннарны тел һәм сәнгать аша бәйләп, традицияләргә хөрмәт тәрбияләүнең якты символына әверелде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.