#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Президент бүләгенә лаек булды

последние и лучшие новости искусства в мире

29-1«Илһам» яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин Президент Владимир Путин тарафыннан “Без бергә” Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга зур өлеш керткәне өчен” дигән медаль һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне тантаналы рәвештә аңа Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор тапшырды. Тимур Йолдыз улы: “Билгеле булганча, илебездә коронавирус таралган чорда 32 миллионнан артык кеше өйдә, үзбикләнү режимында утырырга мәҗбүр булды. Өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә ярдәм итәр өчен “Без бергә” акциясе оештырылып, кеше язмышына битараф булмаган ватандашлар, волонтерлар булып, үзбикләнүдә утыручыларга азык-төлек һәм дарулар китерүдә булыштылар һәм булышалар.

Президент медаленә лаек булганыма иң беренче бергә эшләгән шәфкатьле, батыр йөрәкле командабызга рәхмәтемне белдерәм. Бу бүләктә аларның һәммәсенең өлеше бар, моны мин шулай кабул итәм”, - диде.

Тимур тормышта бик актив, мәрхәмәтле, тынгысыз җан, илебезнең чын патриоты. Ул 1991 нче елда Төмән шәһәрендә туа. Әмма балачагы Ялутор районының Калмаклар һәм Рауды авылларында, әби-бабаларында уза. Шул сәбәпле туган телдә ул иркен сөйләшә.

Әтисе - Йолдыз Тимергали улы Төмән индустриаль институтын тәмамлап, хезмәт юлын “Тюменьглавснаб” оешмасында башлап җибәрә, соңрак шәхси эшен ача. Әнисе - Лилия Сәлим кызы Төмән инженер-төзелеш институтында белем алганнан соң, машина-төзелеш заводында, аннары озак еллар Төмән өлкәсе хәрби комиссариатында эшли. Тимур 2009 елда Төмән шәһәренең 31 нче мәктәбен тәмамлый һәм Төмән дәүләт университетының тарих факультетына уңышлы гына укырга керә. Югары белем алганнан соң, магистратурада «Урта гасырлар тарихы» белгечлеге буенча укуын дәвам итеп, аны Кызыл диплом белән тәмамлый. 2014 елда Тимур Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Үзәк округ оешмасына эшкә керешә, уңайлы мохит буенча инспектор вазыйфасын башкара. Бу аның физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүнең беренче тәҗрибәсе була. Ике ел хезмәт дәверендә Тимур җитәкчелегендә күп эш башкарыла: йөзгә якын социаль рейдлар оештырыла. Инженерлар һәм экспертлар белән социаль әһәмияткә ия объектларга, инвалидлар яшәгән торак йортларына, төрле оешмаларга барып сәламәтлекләре чикле булганнарның тормышын уңайлырак итәргә булышалар, шул елларда 30 пандус урнаштырыла. Тимурның төп профессиональ сыйфатларының берсе - берничә эш алып барып, уңай нәтиҗәләргә ирешү. 2015 елда егетебез «Оптимист» иҗтимагый оешмасының башкарма директоры итеп билгеләнә һәм «Мисс Оптимистка» сәламәтлекләре үзенчәлекле булган кызлар арасында интеллектуаль-иҗади матурлык конкурсы проектының менеджеры була. Тиздән әлеге проект гамәлгә ашырыла һәм Бөтенроссия дәрәҗәсенә ирешелә. Шул ук елны Тимур Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге базасында “Яшь инвалидлар” клубын оештыра. Клуб эшчәнлеге киң җәелеп, хәтта үз проектлары да барлыкка килә, аларның берсе – киләчәк буынга патриотик тәрбия бирү һәм сугыш ветераннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Буыннар очрашуы» акциясе. 2016 елда “Яшь инвалидлар” клубы «Илһам» яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте дип үзгәртелә. Алга таба аның кысаларында «Инклюзив вебинар», «Социаль десант» дигән яңа проектлар барлыкка килә. 2016 елда Тимур карьера баскычы буенча ышанычлы хәрәкәтне дәвам итеп, Төмән шәһәренең Иҗтимагый советы әгъзасы, аннары «Альянс» социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма һәм Төмән шәһәр яшьләре хакимияте әгъзасы, өлкә Иҗтимагый палатасы эксперты итеп билгеләнә. 2018 елда ул «Альянс» советына керә һәм «Инклюзив юл» социаль проектын тормышка ашыра. Шул ук вакытта максатчан егетебез үзенең белгечлеге буенча Төмән дәүләт университетында яңадан әзерлек курслары үтә. Бүгенге көндә дә ул бик тыгыз график белән эшли. Сугыш, тыл ветераннары, сәламәтлекләре чикле булган якташлары, яшьләр белән очрашып, аларның хәлләрен белешеп тора, хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Өлкәдә, чит регионнарда узган форум, семинар, конференцияләрдә катнашып, чыгышлар ясый. Шундый җаваплы, күп көч һәм вакыт таләп иткән вазифалар башкарган Тимур Нигъмәтуллин буш вакытларында табигать кочагында ял итеп, балык тотарга ярата. Шулай ук ул шахмат, өстәл теннисы уеннары белән дә мавыга, үз нәсел шәҗәрәсен өйрәнә. Башкарган хезмәте, тырышлыгы өчен ул күптөрле Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Һәм ул Төмән өлкәсенең коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләрнең IV нче күргәзмәсенең көмеш призеры, 2018 елның 2 дулкын Президент грантлары Фонды һәм «Себерне ничек төзекләндерергә» иҗтимагый палатасының грант бәйгесендә җиңүче дә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836