Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районының Индрәй авылы халкы гөрләтеп Корбан бәйрәмен үткәрде. Аңа кадәр авылның мөселман дини оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов Казан ислам институтындагы чираттагы сессиядән кайтты, аның ярдәмчесе Рамил Мәхмүтов әлеге уку йортын тәмамлаганга диплом алуга иреште. Соңгы елларда мөселман уку йортларында белем алучы якташларыбыз артты. Бу куандыра.
Авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләргә өлкә мөселман дини оешмасы җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, дин эшләре ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Динар хәзрәт Нәфыйков һәм башкалар килгәннәр. Мәчетнең курасында матур итеп күләгәдә өстәлләр әзерләнгән. Монда, гомумән, халык бердәм. Һәркем үзеннән өлеш кертергә, садакасын биреп калырга тырыша. Ярдәмчеләре дә бар, бу бәйрәмгә дә спонсорлар: «Стройдар» кибете хуҗабикәсе, «Тюменьнеруд» оешмасы, Рамил Мәхмүтов, Василий Мусямов булышканнар. Аш-су, корылманы әзерләүдә дә авылның тырыш хатын-кызлары, ир-егетләре гел ярдәмгә ашыгалар. Индрәй хакимияте башлыгы Альберт Алтынгузин мөселман оешмасының актив булуына сөенеп, җитәкчесе Хәмзә Камаловка, оештыруда өлеш кертүчеләргә, алар арасындагы өметле яшьләр: Сенера Вальтер, Диана Сайдимова, Рамил Мәхмүтов, Индрәй хакимияте думасы депутатлары - Рөстәм Арипов, Лениза Мәүлетовага рәхмәт белдерде. Аллаһы Тәгалә һәркемне рәхмәтеннән ташламасын.
Мөселман календаре буенча яңа ел башланыр алдыннан үткән бәйрәмдә Аллаһы Тәгаләгә барлык мактаулар һәм рәхмәтләр белән шөкер кылулар юлланды, һәртөрле золымнан, зыяннан, гаделсезлектән аралавы, саклавы, елларның тыныч булуы, бәрәкәт, иман соралды.
Казанда пешкән корбан ашын тәмләргә индрәйлеләр һәм кунаклар ул көнне мәчет янына агылды.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: оештыручылар, ярдәмчеләр һәм кунаклар.