Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Яңарыш» газетасында чыккан шигырьләрне даими рәвештә укып барам. Дөресен әйткәндә, иң беренче, шигырьләрнең авторларын тикшерәм. Яңа исемнәр күрәсем килә. Шуларның шигырьләрен беренче рәттә укып чыгам. Соңыннан гына башка шигырьләргә күз салам. Күп очракта, тәнкыйть сүзен әйтергә теләмәсәм дә, үз-үземне туктатып куям. Бу эш миңа нәрсәгә кирәк? «Пешмәгән» шигырьләрнең авторларын ачуландырмас өчен ничә еллар инде пародияләр язып утырдым. Козьма Прутков әйтмешли: «Гляжу на мир и не перестаю удивляться». Кайбер шигырь авторларына шәхси (персонально) хатлар язып карадым. Аңлаучылар аз. Ә бит танылган шагыйрьләр дә үзләрен тәнкыйтьләп куялар. Мисал өчен күп лирик шигырьләрнең авторы Фәнис Яруллин болай язган:
Өндә дә шигырь язам,
Төштә дә шигырь язам.
Өндәгесен ертамын,
Төштәгесен онытамын.
Ертылганы буш шигырь,
Онытылганы – шедевр!
Белгәнебезчә, Фәнис Яруллинның байтак шигырьләре җыр булып күптән халыкта танылган. Кызганычка, ул инде мәрхүм, ә шигырьләре һаман кешеләрне уйга сала, истә кала.
Хөрмәтле каләмдәшләргә тәнкыйть сүзләрен, аларның кайбер шигырьләрен пародия генә язып аңлатасы килә. Галия апа Абайдуллина бер шигырен миңа багышлап болай дип язган:
Тормышның сиңа күренә
Агы да, карасы да:
Себер татарының бүген
Кайларга барасы да...
Төмән ягы шагыйренең
Күтәрәсең даннарын.
Кайсысына пародия
Язгалыйсың аннары.
Соңгы вакыт «Яңарыш»та минем шигырьләрем күренмәгәч, кайберәүләр очрашканда, сорап куялар: «Сәгыйть, ник шигырь язмыйсың?» Аларга аңлатыр өчен үз-үземне аклап бер эпиграмма яздым:
Шигырь ник язмыйсың? –
әйтә берәү,
Әллә хәлең бетте дигәндәй;
Картлык җиткән, Алла
юлында мин
Чаллы башта хәзер түбәтәй.
Чынлап әйткәндә, әле эпиграмма язып «мавыгучыларга» әйтер идем: «Шигырь язар өчен шигъриятне яратырга кирәк. Татар шагыйрьләре белән беррәттән рус шагыйрьләренең шигырьләрен дә укырга кирәк. Әйтелмәсен: шигырьләр бар, шагыйрьләр юк.
Сәгыйть САГИТОВ.
Төмән районы, Ямбай авылы.