Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче педагогия хезмәт ветераны, РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, өлкә себер татар язучылары берлеге әгъзасы, 42 китап авторы Галия Абайдуллина иҗатына багышланган «Шигырьләремнән мине эзләгез» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Аны шәһәрнең 13 китапханәсе хезмәткәре Луиза Сөрмәтова тулы эчтәлекле итеп оештырды. Кунаклар игътибарына шагыйрәнең китапларыннан күргәзмә булдырган ул. Чарага шагыйрәнең каләмдәшләре, җәмәгать эшлеклеләре, иҗатына гашыйк булган укучылары килделәр. Кичәне Луиза Рәис кызы шагыйрәнең матур шигъри юллары, аның сүзләренә язылган моңлы җырлар белән бизәп алып барды. Шагыйрәнең тормыш юлы белән таныштырды:
- Галия апа Абайдуллина 1940 нчы елда Тубыл районы, Саускан авылында биш балалы колхозчылар гаиләсендә туа. Әтисе Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны була. Ул сугышта булганда әнисе кызын алып туган авылына кайта. Шуннан бирле алар Бәргәр авылында яшәп калалар. Галия Төхфәтулла кызы авыл башлангыч мәктәбен тәмамлап, 7 нче сыйныфка хәтле Сатылган җидееллык мәктәбендә укый. Аннары Тубыл шәһәренең 15 мәктәбендә урта белемне ала. 1958-1960 нчы елларда ул Тубыл педагогия көллиятендә укый, аннары педагогия институтын уңышлы тәмамлый. Яшь белгеч юллама буенча Тубыл ягының сазъяк авыллары - Вәчир, аннары Лаемтамак урта мәктәпләренә эшләргә билгеләнә. Лаемтамак авылында ул авыл егете, Галия апа әйтүенчә, иң белемле һәм ир-егетләр арасында беренче булып укытучы һөнәрен сайлаган Ризмөхәммәт Абайдуллин белән танышып, ата- анасы фатихасын алып, тормыш корып җибәрәләр. 59 ел бәхетле гомер кичереп, ике бала үстерәләр һәм аларга югары белем алырга ярдәм итәләр. Балалары әти- әнисенә 5 онык һәм 6 нәбәрә бүләк итәләр. Лаемтамак урта мәктәбендә Галия апа 35 ел, ә Ризмөхәммәт абый 40 ел балаларга белем һәм тәрбия бирәләр. Галия апа лаеклы ялга чыккач, шигырьләр яза башлый. «Яңарыш» өлкә газетасына шигырьләрен башта «Зилә» псевдонимы белән җибәрә. Шигырьләре басылып чыккач, себер татарларының беренче язучысы Якуб Зәнкиевнең «Булатның дәвамы бар икән», газетаның беренче баш мөхәррире Азат Сәгыйтовның «Өметле күренәсең» дигән сүзләре шигърияткә юллама бирә. Шуннан бирле Галия апаның шигырьләре, үзенең укучыларын табып, даими рәвештә газетада басылып тора. Укучыларының: «Көтеп алып, яратып укыйбыз», - дип әйтүләре аңа көч, дәрт, иҗат итәргә илһам бирә. Бераздан ул шигырьләрен туплап, җыентык итеп бастыру турында хыяллана. Шул сәбәпле компьютерны үзләштерергә һәм шигырьләрен үзе җыярга өйрәнә. Бу көннәрдә Галия апаның 42 нче китабы дөнья күрде. Шагыйрә «Яңарыш» газетасына, китапларын бастырырга ярдәм иткәннәргә һәм укучыларына бик рәхмәтле, - дип сөйләде.
Галия апа Абайдуллинаны бәйрәме белән котлап шагыйрь, «Газпром»ның мактаулы хезмәткәре Сәгыйть Сагитов, актив җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов, өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова, шагыйрә Гыйльминур Давалева, Ямбай авылыннан килгән Зәйтүнә Назыйрова, психолог Нурия Вәлитова чыгыш ясадылар, шагыйрәгә иҗади уңышлар теләделәр. Филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин Галия Абайдуллинаның себер татар телендә чыккан шигырьләренә тирән анализ ясап, олы бәя бирде, шигырьләрен укып ишеттерде. Өлкә себер татар язучылары берлеге рәисе Клара Кучковская каләмдәшенең милләтебез алдында башкарган олы хезмәтен барлап, аңа Рәхмәт хаты тапшырды. Музыкаль бүләк белән үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы, «Умай» (җитәкчесе Ә.Миңнебаев) фольклор ансамбле җырчысы Ачилә Сагидуллина чыгыш ясадылар. Уфа шәһәреннән аудиоязма җибәргән дусты, әдәбият һәм тарих белгече Бәхтияр Агишевның сәламнәре дә Галия апаны аеруча сөендерде. Ул: «Бүгенге утырышыгыз - зур вакыйга. Галия апа себер татар әдәбиятына нигез салучы, дияр идем. Галия апаның шигырьләре себер татарларының милли хәзинәсе ул. 21 нче гасырда ул себер татар телен, әдәбиятын башка халыкларга танытты. Чөнки 2017 һәм 2018 елларда Мәскәү шәһәрендә басылган «Россия халыкларының хәзерге әдәбияты (поэзия)» җыентыгына Галия апаның шигырьләре һәм хикәяләре кергән», - дип сөйләп, шагыйрәгә сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде. Галия апа шигырьләрен әлеге җыентыкка кертү буенча эшләгән мәрхүмә Вәлимә Ташкаловага, иҗатына олы бәя биреп, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медален тапшырган Бөтендөнья татар конгрессына аерым рәхмәтен белдерде.
Чыгышларга нәтиҗә ясап җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллин: «Себер татар телендә 40тан артык китабыбыз булды. Алар киштәләрдә тузанланып ятмасыннар өчен безгә узып барган поездның соңгы вагонына сикереп утырып калырга кирәк. Безнең себер татарларының тел һәм мәдәният институты эшли башлады. Без өлкә мәгариф һәм фән департаментына мәктәпләрдә татар балаларына себер татар телен укытырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать иттек. Безгә этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрдә елына 31 сәгать дәрестән тыш укытырга рөхсәт бирелде. Ә хәзер бездә тагын зур проблема – рус, әдәби татар һәм себер татар телләрен белгән укытучылар кирәк. Моның өчен безгә берләшеп уйларга, эшләргә һәм укыту программасын төзеп өлгерергә кирәк булачак», - дип сөйләде һәм Галия апага иҗади уңышлар теләде.
Сөйләшүләр милли ашлар белән әзерләнгән мул табында чәй эчүләр белән дәвам итте.
Рәүфә КАНГАЗИНА.