Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

30 еллык юбилей чарасы үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районы, Түре авыл (Мотуши) мәчетенең тантаналы рәвештә 30 еллык  юбилей чарасы үткәрелде.

1903 нче елга хәтле авылның исеме юрты Матушинские дип аталган, чөнки монда ерак түгел Матуши дигән күл бар. Шул ук елны ошбу авыл Созоново волосте составына кушыла. Бу заманда авылда 35 йорт булган, архив битләрендә халык саны: 88 ир зат булса, 80 хатын-кыз дип күрсәтелә. Аллаһ йорты - мәчет эшләп торган, уку йорты - училище һәм пароход пристане төзелгән, дип укыйбыз күрсәткечләрдән. 1919 елның 22 сентябрендә Матушевский авыл советы оештырыла, Кашегал волосте Төмән өязенең кул астында була. Ә инде 1924 елда советны таркатып, Түре авылны Дубровное авыл советына, Покровка районына теркиләр. Советлар Союзы вакытында монда Ленин дип аталган колхозның бүлеге булган һәм сөт комплексы эшләп торган

2018 нче елда 5 нче май көнне сугыш кырларында вафат булган, тыл фронтында хезмәт иткән авылдашлар - якташлар хөрмәтенә багышлап төзелгән мемориал һәйкәл ачылу тантанасы уздырылды. Бу фикер һәм тәкъдим дини оешманың җитәкчесе - Зиннәтулла хәзрәт Хәлиуллинның тырышлыгы белән уңышка иреште, шулай ук авылда хөрмәткә лаек булган, бүгенге көндә мәрхүм, мәчет советының әгьзасы - Әптелтаян абый Алеевның роле шактый. Ул бертуктаусыз ошбу һәйкәлне булдыру өчен тырышты, бик күп көч түкте, хезмәтенең җимешен күрми калды. Аның кызы - Алия ханым белән сөйләшкәч белдек, Әптелтаян абый сугышта булганнарның исемлекләрен төзегән, военкоматларга сораулар белән хатлар җибәреп торган, беркемне дә онытып калдырмаска тырышкан.

29-1-25

Бүгенге көн Түре авылында 165ләп йорт  исәпләнә. Авылга килеп керсәң, әйтерсең лә, үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең. Чөнки монда өйләр бик матур итеп җиһазландырылган, һәркемнең капка-коймалар тимердән, төрле - матур төстә буялган. Җимерек хәленә житкән, кыйшык-мыйшык биналарны монда күрмисең. Ике сүз белән әйткәндә, бу авылда бик тырыш, хезмәт сөюче, бер-берсе белән аралашып, дус яшәүче  халык - милләттәшләребез, себер татарлары гөрләп яши дияр идем.

Тантана ачылышында Зиннәтулла хәзрәт Хәлиуллин, мәчетнең нигезеннән башлап ахырына хәтле беренчеләрдән булып изге хезмәттә катнашкан, Аллаһ йортын аякка бастыруда тырышкан абыйларның исемнәрен әйтеп китте: Исмәгыйль Исин, Гафият Миңнуллин, Әбделхак Хәлитуллин, Якуб Хәлитуллин, Әбделкәрим Кучаров, Рәис Кучаров, Ибраһим Шәкуров, Сәит Уразаев.

Изге хезмәтен Хәмзә Әминов (әтисе Хәким авылда мулла буларак 1937 елда кулга алына һәм төрмәдә атарга хөкем ителә) мәчет төзелешенең беренче көннәреннән 2008 елга хәтле дәвам итте.

Ошбу бик җаваплы һәм катлаулы булган авыр йөкне бүгенге көнгә хәтле Зиннәтулла хәзрәт Хәлиуллин алып бара. Ул әле яшь вакытыннан бирле, бабайлар белән кайнашып, мәчет сукмакларында тырышып күп эшләр башкарды.

Төмән өлкәсе мөселман дини идарәсенең мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков үзенең чыгышында Россия Федерациясе мөфтие Равил Гайнетдинның тәбрик сүзләрен җиткерде, авыл мәчетенең хезмәтенә зур бәя биреп, Зиннәтулла хәзрәт Хәлиуллинга һәм аның актив катнашучыларына, ярдәмчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Тагын да бүләкләр тапшырып, тәбрик сүзләре белән чыгыш ясаучылар: Яркәү районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Нурания Шарыгина, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылының мәчет имамы Әбделвахид хәзрәт Бикмуллин, Төмән районы, Муллаш авылы мәчетенең имамы Хәмзә хәзрәт Нурмөхәммәтов, Яркәү районы, Бурбар авылы мәчетенең имамы Хәлит хәзрәт Иянов, Төмән шәһәренең Лесобаза мәчетен уңышлы рәвешә төзеп торучы, җомга намазларын алып баручы  Әмир хәзрәт Балдин.

Бүгенге көндә үзләренең изге - хәрби бурычларын үтәп торучы, вакытлыча МХОдән кайткан - Эльмар Мөхәмәдиев һәм Артур Хәмитов та катнаштылар.

Үземнең якын дусларым, фикердәшләрем, Түре авылы мәчетенең активистлары: Мөдәрис Кучаров, Әбделнәҗиб Кучаров, Әсхәтулла абый Хәлитуллин (83 яшь), Артур Хәлитуллин, Тимерхалы Хәлитуллин, Тимур Кәлимуллин һәм Фәнил Хәлиуллинга затлы Коръән китаплары тапшырылды.

Ошбу тантаналы җыелышта халык саны бик күп булды дисәм хата булмас. Апаларның - хуҗабикәләрнең тырышлыгы әйтеп бетергесез. Тимер казаннарда  итле шулпалар, пылаулар пеште. Өстәлләрдә пәрәмәчләр, бавырсаклар, җиләк-җимешләр тау хәтле өелеп торды.

Бәйрәм ашыннан соң имамнар мәчеткә, өйлә намазына ашыктылар. Намаздан соң  Коръән тавышларын яңгыратып, бер-бер артлы изге теләкләр теләп таралыштылар.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

 

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836