Зур Акъяр авылында табигатьнең матур почмаклары бар. Шуларның берсе - авылга кереп килгәндә, уң яктагы матур каенлык.
Ел саен шушы каенлыкта авылыбызга багышланган бәйрәм үтә. Быел да шушы урында «Авыл көне»н бәйрәм иттек. Эчтәлеге белән бәйрәм «Сабантуй»га охшаган. Оештыручылар - мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылның актив кешеләре.
Зур Акъяр мәдәният үзәгенең җитәкчесе Руслана Мадьярова бәйрәмне үткәрү өчен сценарийны төзеп, үзенә булышырга Ирина Ихсанованы чакырган. Ирина югары белемле укытучы, татар телен яхшы белә, сүз байлыгы зур.
Бәйрәмне үткәрү өчен акча мәсьәләсен дә хәл иттек. Акъяр халкы бу яктан юмарт. Спонсорлардан Равил Сәфәров һәм Альберт Хәмидуллин сизелерлек күләмдә булышлык күрсәттеләр.

Табигать кочагында бәйрәмне үткәрү бик үк җиңел түгел. Өстәлләр, урындыклар, палаткалар, казаннар, музыкаль аппаратуралар шикелле нәрсәләрне ташу өчен техника кирәк. Бу эшләрне Акъярның волонтер егете Рушан Абдулов үзенең «Газель» машинасы белән башкарды.Акъяр китапханәсе мөдире Розалия Кәримова мәктәп балаларыннан волонтерлар төркеме җыеп, күпмедер эшләрне үз өстенә алды. Аның тормыш иптәше Рамил Кәримов хәләл җефетенең уң кулы булды. Шулай ук бөтен җирдә үзеннән зур өлеш кертте. Иртәдән кичкә кадәр Камил һәм Риналь Мадьяровлар, Эмиль Кәримов, Иван Парохин, Рият Хозумов, Ешон Каландаров Розалия апаларының барлык таләпләрен берсүзсез үтәделәр. Руслана Мадьярованың тормыш иптәше Сергей, аларның уллары бәйрәмне оештыруда зур булышлык иттеләр.
Зур Акъярның җирле территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Сибгать Хәбибуллин үзенең офицерлык тәҗрибәсен кулланды: игътибарын бәйрәмнең үткәрелеш сыйфатына юнәлтте.
Бәйрәмне Акъяр урта мәктәбе укучысы Мәликә Таштимирова башлап җибәрде. Аның артыннан Лиана Политова җитәкчелегендәге балалар бию төркеме курай моңнарына халыклар бердәмлегенә багышланган бию башкарды.
Акъярда бер бәйрәм дә имамнарсыз үтми. Фатыйх хәзрәт Гарифуллин һәм Әмир хәзрәт Балдиннар үзләренең үгет-нәсихәтләрен бирделәр, халыкны Аллаһка тагын да бер кат якынайттылар.
Төрле уеннар, көрәш, көянтә-чиләкләр, капчык киеп йөгерүләр булды. Сәхнәдә соңгы елда юбилейларын үткәргән — бергә 30 ел яшәгән Эльвира һәм Илнур Рәхимовларны, 40 ел яшәгән Гөлфирә һәм Альберт Кәримовларны, Язилә һәм Миргали Вәлиевларны, 45 ел бергә яшәгән Алсу һәм Фуат Тимергалиевларны котладылар.
Матур көйләр агылды. Үзенең аппаратурасы артында күпләргә таныш Фәрид Ихсанов утырды.

Мәдәният йортына йөрүче «Моң» һәм «Энҗе» коллективлары кызлары туган телебездә һәм рус телендә матур җырлар башкардылар.
Чакырылган кунаклар арасында Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган Фазилә Бикшанова, шулай ук Төмән татар үзәгеннән Азалия Латыпованың моңлы, матур, саф татар телендә башкарылган җырлары авылдашларыбызның күңелләренә хуш килде.
Татар халык җырлары һәм биюләре элек-электән баян белән башкарылган. Бәйрәмгә матур милли киемдә, чигелгән читекле Хисмәтулла Фәйзуллин килде. Баянын алып уйнап җибәрү белән, моң яратучылар аның янына җыела башлады.
Бәйрәмне оештыручыларны, кунакларны, волонтерларны тәмле пылау белән сыйлаучы Бехруз Тухтаровка, махсус шатерда өстәл әзерләп торган көмеш волонтер Сәкинә Мадьяровага зур рәхмәтләр.
Шулай ук килгән кунакларга татлы ризыклар, хуш исле чәйләр, балалар өчен төрле уенчыклар, «ширбәтле мамыклар», милли рәсемнәр, алкалар, беләзекләр тәкъдим итүчеләргә дә рәхмәт.

Бәйрәм көнне Зур Акъярның матур каенлыгы милләтебезнең бөтен байлыгын сыйдырган иде: кемнәрдер хәләл ризыктан авыз итте, кемнәрдер җыр-моң тыңлады, кемнәрдер шашка-шахмат уйнады, кемнәрдер биеде.Акъяр урта мәктәбе укытучысы Динара Кәримова балалар һәм олылар арасында шашка һәм шахмат ярышларын үткәреп өлгерде.
Милли көрәш — татар халкының горурлыгы. Ихсановлар, Балдиннар, Мадьяровлар гаиләләре белән милли көрәштә катнаштылар. Рөстәм Хәйруллин - беренчелекне, Данияр Таштимиров - икенче, Эльдар Ихсанов өченче урынны яуладылар. Яшьләребез спортны яраталар, тәртиплеләр.
Ходаем тыныч күк йөзе, җирләребезгә иминлек, җитәкчеләребезгә аек акыл бирсен!

Фирдания ИХСАНОВА,
Төмән округы, Акъяр авылы.
Рәсемнәрдә: бәйрәмдә.