Без әти-әнием, сеңелем белән яшәдек. АТЭ заводыннан ерак түгел «Загородный сад» бар иде. Без көннәр буе шунда югала идек. Анда безнең өчен кызыклы булгандыр инде.
Матур атлары белән кабинкалары булган таган бар иде. Күрше хатын - контролер. Шунда атынасы килеп кызыгып карап торабыз.
«Башта эшләгез», - дип ул безне өскә чыгара, анда әйләнә торган төп баганасына беркетелгән такталар. Шуларга тотынып, тиз әйләнеп йөгерергә кирәк. Аннары таган әйләнә. Миңа 6 яшь. Такталарга яхшы тотына алмасам да, башкалар артыннан бик тырышып йөгерә идем. 10 минуттан түләүсез атынырга да рөхсәт итәләр.
Тагын да әйләнә торган аты белән агач багана исемдә. Биек баганадагы баулы таган хәтердә. Бик тәмле туңдырма саталар. Тагын бер зур кызыксыну уята торган урын – чокыр өстендәге тимер чылбырлы селкенә торган күпер иде.
Куаклыкта сыра эчеп утырган ирләр хәтердә. Алай да тәртипсезлекләр булмады.
Кичләрен завод яшьләре бию мәйданчыгына җыела иде. Анда тынлы оркестр уйный. Бию, җыр тавышлары еракларга яңгырый.
Үзешчән артистлар өчен ябык сәхнә дә бар иде. Агач эскәмияләргә утырып, тын да алмастан концерт карадык.
Кышын чана шудык, чаңгыда, шугалакта тимераякта йөрдек. Без аларны итекләргә бәйләп куя идек.
Бакчаның бер ягында зур түгел чокыр бар. Аста – саз. Шунда Ишим мунчасының сулары ага. Саз артында ялгыз йорт күренә. Тәрәзәсендә ут янганда, ул безгә әкияттәге сыман тоела иде. Бабам монда күл булганлыгын, анда аккошлар йөзгәнлеген сөйли иде.
Күп еллардан соң хәзер матур исемле «Александр бакчасы»нда булдым. Элекке бакчаның бик аз өлеше генә сакланган. Мине анда күгәрченнәр көтүе, гасырлык юкәләр каршы алдылар. Алар безнең балачакны хәтерлиләр сыман тоелды. Әлбәттә, яңа агачлар да барлыкка килгән. Яңа скульптуралар бар. Яшьләр туй фотоссессияләре үткәрәләр. Барысы да матур, чәчәкләр күзне иркәлиләр. Фонтан су тамчылары белән рәхәтлек бирә.
Күз алдындагы бала чагым бакчасы хәтердә генә калган.
Нәсимә НӘБИУЛЛИНА, Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).