Главная

Катлаулы да, мактаулы да һөнәр иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл округының Күкрәнде авылында туган Сания Рәхимбакиева мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, күңеленә якын булган, иң кирәкле, мактаулы һөнәрләрнең берсе – укытучы һөнәрен сайлый. Күкрәнде мәктәбен тәмамлап, Тубыл педагогия институтының биохимия факультетында укып диплом алган белгечнең мәктәптә эшләгәненә быел 35 ел тула.

Балалар белән эшләү, аларга белем, тәрбия бирү өчен никадәр тырышлык, гыйлем, сабырлык кирәклеген ул мәктәптә укыган чорында күреп үсә. Ул елларны, укытучыларын искә алып, сайлаган һөнәре турында болай дип сөйләде:

– Күкрәнде мәктәбендә безне искиткеч яхшы күңелле, тирән белемле укытучылар укыттылар. Алар балаларга белем бирү, укыту белән генә чикләнмәделәр, укучыларына яхшы тәрбия дә бирделәр. Элеккеге укытучыларны искә алып, Күкрәнде мәктәбендә иң яхшы, тәҗрибәле укытучылар эшләде, дип әйтә алам. Аларның көндәлек эшләре безгә, укучыларга, үрнәк булды. Мин укытучы һөнәрен, биохимия факультетын сайлаганыма үкенмим. Күпчелек балаларны чын күңелдән кызыксындырырга, мавыктырырга мөмкинлек биргән фән – биология. Биологиядә без һәркемгә таныш күренешләр турында сөйлибез. Экспериментларга, күзәтүләргә, иҗатка да монда урын бар. Хәзер заманалар үзгәрде, яңа технологияләр, яңа алымнар, методлар барлыкка килде. Без укыган вакытта компьютерлар да юк иде. Бүгенге укытучылар заман балаларыннан калышмаска, күп белергә тиеш. Заманча укытучының бурычлары – укучыларга тирән белем бирү, аларны тырыш, тәртипле булырга, гореф-гадәтләрне белергә, илебез патриотлары итеп үстерергә көч, тырышлык кую, – диде.

Тәҗрибә туплаган хезмәт еллары, хәзерге көндә дә мәктәптә эшләгән чоры укытучының бу җаваплы һөнәргә мәхәббәте, хөрмәте елдан-ел артканын күрсәтә.

Тәҗрибәле укытучы Сания Хәннән кызы узган ел «2025 ел укытучысы» муниципаль һөнәри осталык бәйгесендә катнашып, «Сыйныф җитәкчесе» номинациясендә икенче урынга лаек булды. Дипломнар, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Сания апа:

– Укытучыларның, укучыларның бәйгеләрдә катнашуы безгә дәрт, үсәргә, үзгәрергә, тәҗрибә тупларга яңа мөмкинлекләр бирә. Укучыларыма сынаулардан курыкмаска, барлык киртәләрне җиңеп чыгарга, максатларыгызга ирешергә язсын, дигән теләкләремне юллыйм. Мәктәбебезне тәмамлаучы укучыларыбыз кайда укысалар, эшләсәләр дә, тәрбияле, белемле, туган илебез өчен кирәкле, лаеклы кешеләр булсыннар, – диде.

Үз максатына ирешкән Күкрәнде авылының хөрмәтле укытучыларының берсе Сания апа – ике бала анасы да. Ул тормыш иптәше белән бер ул һәм бер кыз үстерделәр, аларга белем, тәрбия бирәләр. Уллары мәктәпне тәмамлап, педагогия колледжында һөнәри белем ала, кызлары Тубыл медицина колледжын тәмамлаган, кулына диплом алган яшь белгеч.

Сания апа Рәхимбакиеваның йорты каралган, тәртиптә тоткан ишегалды үрнәк итеп сөйләрлек. Аның чәчәкләр, яшелчә бакчасын яратып караганы, үстергән җиләк-җимешләре аның хезмәт сөючәнлеген, уңганлыгын да күрсәтә.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума