Өлкәбезгә үзен оста музыкант, җырчы, композитор, соңгы елларда шагыйрә буларак та таныткан педагог Илнара Рамазанова-Әбдрәхипованың күптән түгел «Тормыш сукмагыннан» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Шул китапны тәкъдим итү чарасы Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә әдәби-музыкаль кичә форматында үтте. Илнара Хәлит кызының шатлыгын уртаклашырга татар мәдәният үзәгенә, 30 елдан артык педагогик һәм мәдәният хезмәте юлында оештырган җыр ансамбльләре, җырчылар, укучылары, коллегалары, дуслары, туганнары җыелганнар иде. Бәйрәм чарасын коллегасы, Ямбай мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Әмирова алып барды. Кунакларны җылы сәламләгәннән соң, ул «Тормыш сукмагыннан» китабы турында кыскача сөйләп: «Китапка мондый исем бирелгәне очраклы түгел, чөнки биредә авторның тормыш юлы күрсәтелә. Һәр бүлек аның туганыннан башлап бүгенге көнгә хәтле тормышында башланган яңа чорга багышлана. Алар турында автор үзе сөйләр. Ә хәзер күз алдыгызга 1975 елның карлы-буранлы 14 феврален китерегез. Яркәү районы, Кызылъяр авылында Тимербикә апа белән Хәлит абый гаиләсендә көтеп алынган кыз дөньяга аваз сала», - дип сүзне Илнара Хәлит кызына тапшырды. Автор кунакларны үзенең сикәлтәле тормыш юлы белән таныштырып:

- Балачактан җырларга яратканга, әнием белән бабаем миңа аккордеон алып бирделәр. Шуннан мин үзлектән уйнарга өйрәндем. Мәктәпне тәмамлап, Төмән педагогия училищесына, музыка бүлегенә укырга кердем. 1994 елда тормыш сукмагым мине Ямбай мәктәбенә алып килде, биредә мин музыка дәресләрен алып бардым. Укучылар белән һәм мәдәният йорты каршында җыр ансамбльләре оештырып, төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар яулый башладык. Шулай итеп биредә минем музыкага бай, күңелле тормыш юлым башланды. Тормышка чыгып, Ямбай җирлегендә кызым белән улым тудылар. Хәзерге көндә ике оныгым үсә. Ямбайда 10 ел яшәгәч, мине Талымхан музыка мәктәбенә эшләргә чакырдылар. Монда минем иң күңелле елларым үтте. Балалар, өлкәннәр белән төрле төркемнәр оештырып, шәһәр, өлкә, бөтенроссия күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә катнашып, мактаулы исемнәр яуладык. Шулай ук тормыш сукмагым мине Каскара музыка мәктәбенә дә алып килде. Анда мин фольклор төркеме, ә мәдәният йортында «Дуслык» ансамбле оештырдым. Балаларым мәктәпне тәмамлагач, гаиләбез белән Төмән шәһәренә күчтек. 2021 елда, бәхетем ачылып, Шыкча авылында яши башладым, мәктәптә җыр дәресләрен алып барам, шулай ук җыр, фольклор төркемнәре оештырдым. Шушы вакыт эчендә мин балаларга, җырчыларыма, якыннарыма багышлап шигырьләр дә язып, җыеп бардым. Ә бүген аларны мин китап итеп, сезгә тәкъдим итәм», - дип сөйләде.

Музыкаль кичә программасы китаптагы - «Балаларга», «Туган авылыма», «Әниемә җырларым», «Мәхәббәт хисләрем, «Рус телендә җырлар», «Укытучылар династиясе турында» бүлекләре буенча төзелеп, алардагы җырлар, шигырьләр яңгырады. Тамашачылар Әмир Чаруллин, Саминә, Сафия Молодкиналар, Зөлфия, Регина Галеевалар, Исламия, Аишә Алеевалар, Элина Әминова, Дарина, Мәдинә Хөсәиновалар, Венера, Самирә Калиевалар, Лена, Фәннур Юскаевлар, Рәхимә Рәхимова, Салават Сабиров, Айна, Азали Бәшировалар, Альберт Колмәмәтов, «Малцын», «Яшьлек», «Дуслык», «Каскариночка», «Сүнмәс ялкын» ансамбльләренең башкарган җырларын, Анастасия Виниченко, Саминә Хәлидуллинаның дәртле биюләрен, Илнара Әбдрәхипованың, Земфира Рәхимованың сәнгатьле итеп сөйләгән шигырьләрен бик яратып, ялкынлы алкышларга күмделәр. Кичә барышында Талымхан урта мәктәбе директоры Эльмира Садыйкова, өлкә себер татарлары язучылар берлеге җитәкчесе Клара Кучковская Илнара Хәлит кызын беренче китабы белән котлап, укучыларга иҗади яктан ачылырга ярдәм иткән, себер татар телендә шигырьләр язган өчен рәхмәтләрен белдерделәр, киләчәктә иҗади уңышлар теләделәр.

Музыкаль кичә бик җылы атмосферада, зур әзерлек белән бер тында үтте.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: китап презентациясеннән күренешләр.