Материалы

Замана белән бергә атлаучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

3-1Фоторәсемдә Тубыл шәһәрендә яшәүче Туташевлар гаиләсе. Бүген алар турында: замана белән бергә атлаган яшь гаилә дип әйтәләр. Эшләгән эш урыннарында сайлаган һөнәрләренә җаваплы караган, гаиләдә гореф-гадәтләрне саклап, тормышның кадерен белеп, яшәүнең мәгънәсен аңлап, күршеләрен, дусларын сокландырып гомер кичерәләр алар. Алсу шәһәрнең перинаталь үзәгендә - 15 ел, 9 ел өченче өлкә хастаханәсендә балалар соматик бүлегендә хезмәт итә. Ул: “Безнең яңа туган балалар бүлекчәсе элек шунда иде. Ә перинаталь үзәк ачылгач, безнең барлык балалар бүлеген бирегә күчерделәр. Яңа туган балалар барысы да бер урында булсын өчен”. - дип сүзен башлады.

Алсу ханым күптән түгел эшендә Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде. Аның тормыш иптәше Абелхәер ЗапСибнефтехим комбинатында эшли. Ике кызлары да мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларында белем алалар. Илнара - дизайнер һөнәренә, Зиләрә Тубыл пединститутында физкультура укытучысына укый.

Вагай районы, Абаул авылында туып-үскән Алсу шәһәр тормышына инде ияләшкән кеше. Ул: “Гаиләсе булган кеше - иң бәхетле кеше. Ә инде гаиләң нык, тату икән – бу икеләтә бәхет һәм шатлык. Тормыш юлымда акыллы, сабыр, төпле фикерле тормыш иптәшем Абелхәерне очратканыма язмышыма рәхмәтлемен. 1993 нче елны ул хастаханәгә сеңлесенең хәлен белергә килгән иде. Мин дә ул палатада идем. Вакыт узгач, аның имин, тырыш гаиләдән булганын күреп, саф теләкләр белән 1994 нче елны гаилә кордык. Бергә яши башлаганыбызга инде 27 ел булды. Көндәлек тормышта өйдәге эшләрне киңәшләшеп эшләргә тырыштык. Тормыш булгач, төрлесе була. Авырлыкларны бергәләп чишкәндә уңайлырак. Бер-беребезнең теләкләренә, максатларына хөрмәт белән карарга тырышып яшибез. Гаиләбездә өлкән буынга хөрмәт күрсәтеп гомер кичердек. Мин кайнанам һәм кайнатам белән бер йортта 16 ел яшәдем. Кайнанам кызларыбызны үстереште, мин эштә булганда кызларымның чәчләрен үреп, мәктәпкә озатып бара һәм каршы ала иде. Урыннары оҗахта булсын”, - дип сөйләде Алсу ханым.

Бөтен җиргә өлгергән Алсу белән Абелхәер бер-берләрен сайлап бер дә ялгышмаганнар. Гаиләләрендә алар үзара аңлашып яшиләр. Милли-мәдәни чараларны, татар концертларны да калдырмыйлар. Кызлары Зиләрә әле генә татар концертларында татар биюләре белән чыгыш ясый иде. Алсу ханым җиңел машинасында татар концертларга әнисен алып килә иде. Беренчеләрдән булып өлкә газетабыз “Яңарыш”ны яздырып, теләкләрен, җылы сүзләрен җиткереп тора. Әби-бабай, әти-әни назын, җылысын тоеп үскән кызлары да милли рухта тәрбияләнәләр. Үзләренең тормыш рәвеше белән кызларына үрнәк күрсәтеп, гаиләдә бер-берләрен хөрмәт итеп, мәхәббәтләрен саклап яши Туташевлар гаиләсе.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума