Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе каршында оешкан «Уңган хатын-кызлар» клубы һәм яңа составтагы яшьләр союзына бер ел булды. Шул уңайдан алар матур бәйрәм оештырдылар.
Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар: өлкә Думасы депутаты Лариса Цупикова, Төмән шәһәре Думасы депутаты Григорий Моратов, төрле милләтләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре чакырылган.
Төбәгебезнең хөрмәтле «Дуслык» татар халык хоры, фольклор остасы, җырчы Луиза Сөрмәтова котлап, матур җырларын тәкъдим иттеләр. Юбилеен каршы алган хорның концертмейстеры Әсмабикә Мирхәйдәрованы хатын-кызлар клубы, союз әгъзалары җылы итеп тәбрикләделәр. Алга таба Лариса Цупикова, Григорий Моратов та һәркайсына җылы сүзләрен җиткерде, лаеклыларга Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Яшьләр оешмасы тормышыннан видеорепортаж күрсәтелде, гармун моңнары, татар җырлары яңгырады. «Аулак өй»дә дә булдык, уеннарны да тамаша кылдык, төрле милли биюләр башкарылды. «Уңган хатын-кызлар» активистлары үз эшләре белән таныштырдылар. Яшьләр «Бер күрүдән мәхәббәт» тамашасын, ә инде балалар татар телен өйрәнү дәрәҗәләрен күрсәттеләр.
«Уңган хатын-кызлар» клубы җитәкчесе Зәкия Сәитовадан ел буе башкарган эшләре турында сораштык. Клубка актив, милләт җанлы, тырыш хатын-кызлар җыелган, алар кулга-кул тотынышып, киңәшләшеп, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина кул астында зур эшләр башкаралар. Шуларның кайберләре турында язып китик әле.
- «Уңган хатын-кызлар» клубы Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында 2023 елның 23 декабрендә оештырылды, - дип башлады сүзен Зәкия Әкрам кызы. - Төмән өлкәсенең барлык теләгән хатын-кызлары да клуб әгъзалары була ала.
Клубның очрашулары шимбә-якшәмбе көннәрендә уздырыла. Еллык планга таянып, Төмән шәһәренең татар үзәгендә уздырылган «Дуслык ифтары», Төмән өлкәсенең татар мәдәнияте көннәре кысаларында үткән «Таң йолдызы» һәм «Халык сәнгате» фестивальләренең гала-концертының ябылу тантанасында катнаштык.
Әлбәттә инде безнең хатын-кызлар клубы махсус хәрби операциядәге сугышчыларга көчтән килгәнчә ярдәм итүдән читтә калмады. Ирекле нигездә медикаментлар сатып алу өчен акча җыелды, мәктәп укучылары һәм студентлар безнең сугышчыларга рәхмәт хатлары язды. Геройлар өчен җылы оекбашлар, перчаткалар һәм бияләйләр бәйләдек, тиз бозылмый торган азык-төлек җыелмаларын җыйдык.
Төрле темаларга кызыклы һәм танып белү очрашулары үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, безнең клуб хөрмәтле кешеләрне чакыру белән генә чикләнми, бәлки үзләре дә теләп мастер-класслар үткәрәләр, мәсәлән, «Уңган хатын-кызлар» осталары тарафыннан «Лалә чәчәге» брошкасы, «Изү» татар милли күкрәкчәсе ясау буенча файдалы дәрестә күпне өйрәндек.
Өлкәдә оештырылган күп форумнарда катнаштык, үзебезне күрсәттек. Башка милләтләрнең мәдәни үзәкләре белән хезмәттәшлек итүне дәвам итәбез. Аларга кунакка бардык, үзебез дә кабул иттек.
«Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге» яшьләр оешмасы белән аралашып эшлибез.
Шунысы куанычлы: безнең клубка башка районнардан да вәкилләр кушылды һәм үзләренең хатын-кызлар клубларын булдырдылар, алар Яркәү, Ялутор, Вагай, Аромаш районнарында һәм Тубыл шәһәрендә эшлиләр. Безгә өлкәбезнең башка районнарыннан һәм шәһәрләрдән дә вәкилләр кушылыр дип өметләнәбез.
Башка төбәкләргә дә чыгарга планлаштырабыз, - дип сөйләде Зәкия Сәитова.
Яшьләрнең эшләре Вконтакте социаль челтәрендәге төркемнәрендә даими яктыртылып барыла. Һәркайсы белән таныштырып та торалар. Алар бер ел эчендә берничә тапкыр Казанга форумга, лидерлар мәктәбенә, Мәскәүгә семинарга барып өлгерделәр. Бергәләшеп күңелле ял итәләр, бәйрәмнәрне үткәрәләр, төрле чараларны оештыруда актив ярдәм итәләр, форумнарда катнашалар, күргәзмәләр, музейларга, спорт ярышларын карарга баралар. Берничәсе автономия каршында оештырылган «Арслан» мини-футбол командасы составында да шөгыльләнә. Еш кына башка милләт яшьләре белән очрашуларда булалар.
Тырыш, иҗади хатын-кызлар, яшьләр өлкәбездәге татар тормышын шактый җанландырып җибәрделәр. Эшләренең уңышлы дәвамын быел да күрербез. Укучыларыбыз бу оешмаларга керергә теләк тә белдерер. Алар һәркемне кабул итәргә әзер.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: бәйрәмдә.