Главная

55 ел бергә: мәхәббәт, хезмәт һәм туган җир

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл округының Арткавылында яшәүче Шәрифә Шәрәфетдин кызы һәм Әбделхәй Әхәт улы Юмашевларның бергә гомер кичерүенә - 55 ел.

Бу дөньяда кешенең бәхете ни белән үлчәнә? Туган җир туфрагында ныклы нигез корып, бер-береңә терәк булып, балалар үстереп, халыкка хезмәт итеп яшәүдән дә зуррак бәхет бармы икән? Менә инде илле биш ел буе Тубыл округының кечкенә генә Арткавыл (Ирек) авылында Шәрифә һәм Әбделхәй Юмашевлар нәкъ шундый бәхет белән яшиләр. Аларны бөтен тирә-юнь хөрмәт итә, соклана, киңәш сорап килә. Чөнки бу гаилә - чын мәгънәсендә хезмәт сөючәнлек, тугрылык һәм кешелеклелек үрнәге.

30-31-26

Тамырлар тирәндә, язмышлар охшаш

Икесенең дә нәсел җепләре себер татарларының ныклык, сабырлык белән сугарылган тарихына барып тоташа. Әбделхәй Әхәт улының бабалары - Арткавылда, Шәрифә Шәрәфетдин кызыныкы Сатылганда яшәгән. Ике гаилә өчен дә иң зур байлык - балалар булган. Аларны карау өчен зур хуҗалык асраганнар, кырда бил бөккәннәр. Балалар хезмәт тәмен белеп, өлкәннәргә хөрмәт белән үскәннәр. Әбделхәй абыйның әтисе Әхәт Вәлиша улы - сугыш ветераны, аннары фермада, «Ирек» колхозында председатель булып эшләгән. Шәрифә апаның әтисе Шәрәфетдин Сәитов та - Ленинград фронтында «тормыш юлы»н тәэмин иткән батыр. Сугыштан соң аңа Ленинградта калырга тәкъдим итсәләр дә, туган як сагышы көчлерәк булып чыккан. Ул кайтып, Мөлфана Сәгыйтулла кызы белән дүрт бала үстергән, аларга үзенең алтын куллы осталыгын һәм ата-бабалардан килгән рухи ныклыкны мирас итеп калдырган. Менә шушы ныклык, туган җиргә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек аларның балаларына да күчкән.

Очрашу - язмыш бүләге

Шәрифә Шәрәфетдин кызы - Тубыл шәһәрендә туып-үскән, мәктәпне тәмамлагач, педагогия институтының физика-математика факультетын сайлаган белемле, матур кыз. Хезмәт юлын Сорокино мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. Нәкъ шул вакытта күрше хуҗалыкта баш инженер булып эшләгән, тырыш, акыллы, сүзендә тора белгән Әбделхәй Әхәт улын очрата. Бер күрүдә гашыйк булып, алар тиздән гаилә корып, Арткавылга төпләнәләр. Шуннан бирле инде ярты гасырдан артык үткән! Яшь килен булып төшкән шәһәр кызы Байкалово урта мәктәбенә эшкә урнаша. Әбделхәй Әхәт улы исә «Ленин» колхозында машина йөртүче, баш инженер, гараж мөдире, партия оешмасы секретаре, колхоз рәисе кебек зур вазифаларны намус белән башкара. Колхозның өлкә күләмендә өч ел рәттән беренче урынны алып, ВДНХга юлламалар, автобус, «Москвич» һәм «УАЗ» автомобильләре белән бүләкләнүе - Әбделхәй Әхәт улының оештыру таланты һәм халык белән эшли белүенең ачык дәлиле. Аның тырышлыгы III дәрәҗәдәге Хезмәт Даны ордены, «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе, күпсанлы мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.

Йөрәк җылысын балаларга багышлап

Шәрифә апа исә бу елларда үзен чын мәгънәсендә остаз итеп таныта. Байкалово кичке мәктәбендә уку-консультация пункты мөдире булып 27 ел эшләү дәверендә ул математика һәм физика фәннәрен укыту белән генә чикләнми. Аның күңел күзе еракны күрә: авыл балаларының киләчәге өчен борчылып, ул «С» категорияле шоферлар, тракторчылар, киң профильле машинистлар, чәчтарашлар, тегүчеләр әзерләү буенча курслар ача. Күпме язмышларга юллама биргән бу мөгаллимә! Шәрифә Шәрәфетдин кызы — «Халык мәгарифе отличнигы», «Хезмәт ветераны», ике тапкыр авыл советы депутаты итеп сайланган. Укучылары аны бүген дә хөрмәт белән искә алалар. Лаеклы ялга чыккач та, аларның хезмәт дәрте сүрелми: Юмашевлар тырышлыгы белән авылда автомәктәп эшен дәвам итә, дистәләгән яшүсмергә тормышта үз юлын табарга булышалар алар.

Изге гамәлләр белән яшәп

Юмашевлар йорты һәркем өчен ачык. Хуҗабикәнең кунакчыллыгы, Әбделхәй абыйның һәркем белән уртак тел таба белүе бу йортны авылның иҗтимагый үзәгенә әверелдергән. Нәкъ менә шушы йортта авылдашлар белән бергә киңәшләшеп, алар яңа мәчет төзү эшенә дә ныклап тотыналар. Бу изге эшнең алгы сафында торган инициатив төркем составында Юмашевлар да бар: проект-смета документациясе әзерләүме, төзелеш материаллары сатып алуда әйдәп йөрүме, тиздән ачылырга торган иман йортындагы соңгы эшләрне барлаумы - бу гамәлләр аларның авыл киләчәге, рухият сакчысы булуларының тагын бер дәлиле.

55 еллык бәхетнең сере

Тормыш юлларында икесе дә зур сынаулар күргән, ләкин беркайчан да сынмаганнар, зарланмаганнар. Алар өч балага гомер биреп, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгәннәр. Уллары Илнур — төньякта күпьеллык хезмәт стажына ия, хәзер Төмәндә ашыгыч ярдәм хезмәтендә машина йөртүче; кызлары Гөлнара әнисе юлын дәвам итеп, математика укытучысы булып эшли, кече уллары Зиннур — Төмән нефть-газ университетын тәмамлаган инженер-энергетик, «Россеть» оешмасында үз һөнәре буенча эшли. Балаларының уңышлары, онык-оныкчыкларының шатлыклы тавышлары — алар өчен иң зур бәхет.

Балалар рәхмәте

- Минемчә, әти-әниемнең гомер буена тырышып эшләүләре, җылы караш, игътибар һәм ярату белән үскән туган нигезебез — иң зур байлык. Безгә төпле белем бирү, эшнең тәмен тоярга, кешеләрне ихтирам итәргә һәм гаиләбезне сакларга өйрәтү өчен алар кулдан килгәннең барысын да эшләде. Әти-әниебезнең сөюе, акыллы киңәшләре һәм ярдәме — ул безнең тормышка юл күрсәтүче какшамас маяк, - диде кызлары Гөлнара, уллары Илнур һәм Зиннур.

Оныклар хөрмәте

Бүгенге көндә аларның 7 оныклары һәм 2 оныкчыклары бар. Алар да әби-бабайларын бик яраталар, хөрмәт итәләр. Алинәнең: «Күңелем түрендә иң кадерле булып сакланганы шул: әби һәм бабаем авыр чакта да, шатлыкта да һәрчак минем белән иделәр. Минем кечкенә генә казанышларыма да сабый баладай куана белгән, һәр адымымда терәк булган кешеләр бит ул алар. Тормышның иң олы дәресләренең берсен мин нәкъ менә алардан алдым: туганнарың турында кайгырту, аларның таянычы булу кирәклеген аңладым. Нинди генә сынау килсә дә, бер-беребезне ташламау - алар миңа биргән бүләкләрнең иң кыйммәтлесе»; Сабинаның: «Бабам — автомәктәп инструкторы — мине беренче тапкыр руль артына утыртты. Аның тыныч киңәшләре югалып калмаска ярдәм итте, ә минем һәрбер уңышым аның йөзендә җылы елмаю тудыра иде. Дәресләрне еш кына озайта идек: миңа барысын да яхшырак һәм яхшырак эшлисе килде.

Аш бүлмәсендә минем остазым — әбием булды. Ул миңа коймак пешерергә өйрәтте, аннары без бергәләп татар милли ризыкларын әзерләп карадык.

Әби белән бабаемның сабырлыгы, миңа ышанганы һәм бүгенге көнгә кадәр күңелемдә саклана торган җылы хисләр өчен зур рәхмәт!» – дигән сүзләреннән чыгып, бу гаиләнең никадәр тату һәм бердәм булуын аңларга була. Алинә белән Сабинаның йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләре барлык оныклары исеменнән әйтелә. Алар биргән тәрбия, тормыш дәресләре һәм күңел җылысы оныкларының гомерлек юлдашчысы булып калыр. Мондый якты истәлекләр буыннар арасындагы өзелмәс җепне ныгыта, нәсел тамырларының никадәр тирән һәм бай булуын күрсәтә.

Шәрифә апа белән Әбделхәй абый үзләреннән соң тирән эз калдыралар. Бу эз — яңгыр суы белән юылып бетә торган түгел, ә кешеләрнең күңел түрендә, үзләре үстергән балаларда, укыткан укучыларда, салган йортларда, торгызган мәчетләрдә мәңге сакланачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Шәрифә һәм Әбделхәй Юмашевлар .

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума