Главная

Героебыз исемен мәңгеләштерү

последние и лучшие новости искусства в мире

Быелгы хәтер һәм кайгы көннәре үтсә дә, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган ир-егетләребезне искә алу чаралары оештырылып тора.

Маслау авылында Интернациональная урамы, 24 нче йорт янында авылдаш егетебез Айдар Муратбакиев яшәгән йорт капкасына «Алтын йолдыз» билгесе урнаштыру тантанасы үтте. Герой егетебез турында чараны алып баручы Таисья Скрипова сөйләде һәм авылдашлары чыгышында да Айдар турында җылы истәлекләр ишетелде. Хезмәт сөючән, тирә-янындагыларга һәрвакыт ярдәмгә әзер булып үскән Айдар укуда һәм эшендә шул үзенчәлекләрен саклап кала алган татар егете, әтисенең иртән мәхрүм булуы сәбәпле, гаиләсенең (бигрәк тә әнисенең) олы терәге була. 9 нчы классны Ворогушино урта мәктәбендә тәмамлый, аннары 23 нче һөнәри белем бирү училищесында рулевой-моторист һөнәрен алып «Северфлот» оешмасында эшләп Мурманск, Архангельск шәһәрләреннән навигацияләрдә йөри.

Үз теләге белән 2023 елның ноябрь аенда МХОгә китә, өлкән разведчик бурычын үтәп кайтышлый 2024 елның 1 нче январендә һәлак була.

30-21-26

Күрсәткән батырлыгы өчен Айдар Алим улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Ворогушино мәктәбендә 2024 нче елда героебыз истәлегенә мемориаль такта ачылган. Авыл халкы мәктәп җитәкчесе Зөлфирә Шәйдуллинага рәхмәтле.

Бүгенге чарада Тубыл шәһәре администрациясе, ветераннар оешмасы, шулай ук Тубыл хәрби комитеты җитәкчеләре дә катнашып, җыелган халыкка җылы сүзләрен илгә һәм Ватаныбызга тугрылыклы илебезнең уллары онытылмаячагын, үзләренең кайгы уртаклашуларын һәм күпмилләтле дәүләтебезнең киләчәге дә якты һәм җиңүле булуына ышанычларын белдерделәр.

Маслау авылыннан һәлак булган Әпсәләм Мәхмүтовны 2023 нче елда мәңгелегенә озаттык.

Бүгенге көндә хезмәт иүчеләр: Владислав һәм Денис Кондрахиннар, Николай Березкин, Михаил Надеин, Мадьярхан Матниязов, Вилдан Мөфтәхитдинов, Азат Мәмәтов, Олег Уразмәтов, Денис һәм Динар Бакиевлар. Егетләребезнең җиңү яулап исән-имин әйләнеп кайтуларын түземсезлек белән көтеп калабыз.

Рәшидә БАКИЕВА,
ветеран укытучы.
Тубыл округы, Маслау авылы.
Рәсемдә: «Алтын йолдыз» билгесе урнаштыру тантанасында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума