Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Котлыйбыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә  газетабызның якын дусты, өлкәбезнең актив җәмәгать эшлеклесе, «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы рәисе, «Әмин-тур» туристлык агентлыгы директоры һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтте.

Фәрид Зәки улы 1981 елның  17 июлендә Яркәү районы, Рәгес авылында туа. Балачагы яраткан әбисе белән бабасы тәрбиясендә зур, тату, эшчән гаиләдә 12 нче бала буларак үтә. Урта белемне Маранка мәктәбендә алганнан соң, җыр-моңга гашыйк егетне авылдашлары клуб мөдире итеп сайлыйлар. Бераздан ул Төмән шәһәренә китеп, эшкә урнаша, шул ук вакытта читтән торып Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясенең тарих факультетына укырга керә. 2001 нче елда Фәрид Корманов «Яшь буын» иҗтимагый оешмасы  яшьләре белән таныша, бераздан җитәкче вазифасын үз җилкәсенә ала. Шул вакыттан ул  өлкәдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм  үстерү эшенә бар халәте белән  керешә. Башта яшьләр белән авылларга барып концертлар, дискотекалар уздыралар, төрле спорт ярышлары, күренекле шәхесләр белән очрашулар, өлкә күләмендә бәйгеләр оештыралар. Чит төбәкләрдәге  яшьләр оешмалары белән дә тыгыз мөнәсәбәттә эшлиләр. Хәзер  инде Фәрид Зәки улы шактый тәҗрибә туплаган оештыручы һәм остаз. Ул яшьләр белән 25 елдан артык тупланган тәҗрибәсе, белеме белән уртаклаша, үзе кебек татар җанлы лидерлар әзерли.

30-1-26

Фәрид Зәки улы  Төмән өлкәсе этнокомпонентлы мәктәпләренә  Казан шәһәреннән федераль дәүләт стандартларына туры килә торган татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр алып кайтып тапшырды. Шулай ук татар авыллары  китапханәләрен матур әдәбият белән баетты.

Моннан тыш, ул «Әмин-Тур» туристик фирмасы директоры буларак, Себердә яшәүче якташларын башка халыкларның мәдәни мирасы белән таныштыру максаты белән, илебезнең төрле шәһәрләренә, чит Республикаларга экскурсияләр оештыра.

Фәрид Зәки улының себер татарларының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен,  мирасын үстерү, Төмән өлкәсенең данын күтәрү буенча башкарган олы  хезмәте өлкә хакимиятләре тарафыннан һәрвакыт билгеләнеп, бәяләнеп тора. Бөтендөнья татар конгрессының  «Татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән дә бүләкләнде һәм «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә  ия булды.

Фәрид Зәки улына сәламәтлек, бәхетле озын гомер, һәр эшендә рух күтәренкелеге, энергия һәм гаделлек юлдаш булуын телибез.

«Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836