Главная

«Себер бавырсагы»на җыелдык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл округының Прииртышский поселогындагы «Сибиряк» спорт-сәламәтләндерү комплексы мәйданында VI «Себер бавырсагы» гастрономия фестивале узды.

Бәйрәмне тантаналы ачу чарасында Тубыл округы җитәкчесе Андрей Ходосевич, Тубыл шәһәре башлыгы Петр Вагин, Тубыл округы башлыгының урынбасары Альберт Апсатаров, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, Тубыл шәһәр Думасы депутаты Елена Бельская, өлкә Думасы депутаты Регина Юхневич, Тубыл шәһәре Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим Сухов меңләгән кунакларны берләштергән, гореф-гадәтләрне саклаган, мәдәни мирасыбызны яшь буынга тапшыруда мөһим урын алган бәйрәм белән котладылар.

Тубыл округында эшләүче, ел дәвамында мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән хезмәткәрләр: Прииртышский территориаль бүлеге башлыгы Эльвира Сәитова, Лаемтамак, Арткавыл, Дегтярево авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Вилдан Мәмәтгалиев, Асия Сиаутдинова, Тәнзилә Хәмитова Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

30-4-26

Үз эшләренең осталары булган күпсанлы артистлар катнашында матур чыгышлар белән бәйрәм концерты ачылды. Концерт программасы күңелле җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Тубыл округында урнашкан авыл клубларында эшләүче үзешчән сәнгать осталары, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең «Яратам» төркеме, Айгөл Корбанова, Зөһрә Тимергалиева, Ирина Исхакова, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле, округ мәдәният бүлеге җырчылары һәм биючеләре, районның мактаулы гражданы Мәкъсүмә Шаһбанова, «Ак калфак» шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, себер татарлары автономиясенең иҗат төркеменнән Гомәр Янгучин, Лариса Бәширова зур сәхнәдән искиткеч матур чыгышларын бәйрәм тамашачылары игътибарына тәкъдим иттеләр. Тубыл округы, шәһәр себер-татар мәдәният үзәкләре, себер татарлары автономиясе, Дегтярево, Әремзән, Кутарбитка, Вәчир, Лаемтамак, Овсянниково һәм башка авыллардан килүчеләрнең чыгышлары мактауга лаек булды. «Себер бавырсагы»нда катнашучылар Тубыл округы җитәкчесе Андрей Ходосевичның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Төрле яшьтәге танылган җырчылар, биючеләр чыгышлары белән бәйрәм тамашачыларын сөендерделәр. Бәйрәм программасын оста алып барган җырчылар Айдар Колмәмәтов белән Юлианна Уразованы да тамашачылар җылы каршы алдылар.

30-41-26

Фестиваль-бәйгеләр барышында иң зур һәм иң тиз бавырсак пешерү, хуҗалыклар ярышы конкурсы, һөнәрчеләр ярминкәсе оештырылды. Тамашачылар кызыксыну белән китаплар күргәзмәсен карадылар, чәйханәдә чәй эчтеләр, күңелле, мавыктыргыч чараларда катнаштылар. Балалар өчен оештырылган «Балалар сабантуе»нда милли уеннар, аттракционнар, спорт ярышлары үткәрелде. Матур тәэсирләр калдырган мавыктыргыч чараларда катнашучылар канәгать булып фикерләре белән уртаклаштылар. Һәр номинация буенча ярышлар сокланырлык оста оештырылып үткәрелде. Һәр кунакны хөрмәт белән, җырлап, гармуннарда уйнап каршы алдылар. Монда милли йолаларыбызны күрсәттеләр, милли ризыкларыбызның тарихы турында сөйләделәр. Бердәмлек, дуслык, шатлык һәм татулык бәйрәмендә төрле милләт вәкилләре катнашты.

30-42-26

Бавырсакны кыздырып пешерү буенча биеклеге 36 см, диаметры 74 сантиметр булган бавырсак әзерләгән Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе (рәисе Зәйтүнә Тычинских) командасы беренче урынны яулады. Икенче урынга Надцы территориаль округыннан «Надцы чәчәкләре» командасы чыкты. Өченче урынны Якуб Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан мәктәбенең «Иртеш таңнары» командасы алды. Сәхнәдән һәр җиңүче командага дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

30-43-26

«Бавырсакны тиз кыздырып пешерү» номинациясендә беренче урынга Дегтяреводан «Авыл кызлары» төркеме, икенче урынга — Кутарбитка, өченче урынга Вагай округы вәкилләре лаек булды.

«Кунакларны каршы алу» номинациясендә беренче урынга Прииртышский балалар бакчасының «Сибирская ягодка» төркеме иреште. Икенче урын Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге коллективына бирелде. Өченче урынга Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе чыкты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

30-44-26

«Иң оста бавырсак пешерү буенча мастер-класс» оештырган Тубылторадан килүчеләргә, Галия апа Әпсәләмовага монда катнашучылар рәхмәтләрен белдерделәр.

«Себер бавырсагы»н яратучыларның күплеге, халкыбызның бердәмлеге, бай эчтәлекле концерт, мәдәни чараның зур оешканлык белән үткәрелүе фестивальнең киләчәге барлыгын күрсәтте. Төрле буын һәм төрле мәдәният вәкилләрен җыйган, традицияләрне күрсәтә алган бәйрәмнең төп оештыручылары — Тубыл округы хакимияте башлыгы Андрей Ходосевичка, мәдәният үзәге җитәкчесе Сергей Мокроусовка һәм коллективына тырыш хезмәтләре, оештыру сәләте өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемнәрдә: бавырсак пешә, җиңү яулаган автономия кызлары, бүләкләнүчеләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума