Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Үземнең кадерле кешеләрем – Төмәндә яшәүче туганнарым Эльфрида һәм Эльмар Ибуковларга яраткан газетабыз аша ихлас күңелемнән зур рәхмәтемне язасым килә.
Бу бердәмлектә, татулыкта яшәүче гаилә чыгышы белән Тугыз авылыннан. Эльфрида белән Эльмар бер-берсен бик яратып, хөрмәт итеп, бер егет үстереп, аңа дөрес тәрбия, белем биреп, инде күп еллар буе Төмәндә үз эшләрен булдырып, тырышып гомер кичерәләр. Аларның инде күп җирләрдә танылган «Ягода–Плюс» исемле үз фирмалары бар.

Елына ике тапкыр Казан каласына үз машиналары белән сәяхәткә, дус-ишләренә кунакка барып кайтырга яраталар. Алар үзләре дә бик кунакчыл кешеләр. Менә июнь ахырында Тугызда яшәүче ике әниләре – минем кадерле җиңгием Хәтимә Фәхретдинованы, хөрмәтле Лидия Ибукованы һәм мине, бер төркем итеп, матур татар дөньясына сәяхәткә алып бардылар. Әниләре инде балалары белән ел саен бергә барып, җирләр күреп кайталар. Мине дә үзләре белән ел саен бергә барырга чакыралар иде, ләкин дөнья мәшәкатьләре белән шулай уй-хыялларым чынга ашмый кала иде.
Казанда кайда гына булмадык! Камал театрында «Болганчык еллар» фильмын карадык, «Туган авылым» комплексында ашап-эчеп, ял итеп йөрдек, Болгарга да бардык, шәһәр Сабан туенда да булдык, танылган артистларны, хәтта якыннан хөрмәтле Рөстәм Миңнехановны да күрдек, дус-ишләрдә кунакта булдык.
Бер атналык сәяхәт бер көн шикелле генә хәтердә сакланып калды. Шундый кешелекле, игелекле, мәрхәмәтле, туганчыл балалар үстергән, гомере буе мәктәптә намуслы укытучы хезмәтен үтәгән Хәтимә җиңгиемә, бөтен тормыш юлын авылда медицинага багышлаган Лидия кодагыебызга зур рәхмәтемне белдерәм. Алар белән бергә булу, аралашу минем өчен зур шатлык, бәхет булды.
Рита САЛИКОВА,
Вагай округы, Казанлы авылы.
Рәсемдә: Казанда.