Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Галия Шихова 90 яшьлек юбилеен якыннары янында каршылый. Бу истәлекле вакыйга белән аны 15 нче мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Әлфия Петухова котлады. Мәктәп коллективы исеменнән хәерле озын гомер, сәламәтлек теләде, бүләкләр тапшырды.
Тубыл шәһәрендә туып- үскән Галия Гафият кызы мәктәпне тәмамлап, укытучы һөнәрен сайлый һәм Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутының физика‑математика факультетына укырга керә. Биш ел тырышып, яхшы билгеләргә укып диплом алган, югары белемле яшь белгеч хезмәт юлын Хуҗайлан мәктәбендә башлый. Аннары Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә математика, геометрия фәннәрен укыта. Хыялы, теләге, йөрәк кушуы буенча сайлаган укытучы һөнәренә күңелен биреп, укучыларын яратып, тырышып, лаеклы ялга чыкканга кадәр бу мәктәптә эшли.
Галия Гафият кызын илебезнең төрле өлкәләрендә яшәгән, төрле дәрәҗәле урыннарда эшләгән укучылары онытмыйлар. Хатирәләре белән теләп уртаклашкан Зәйнулла Бахметов, Люция Шугурова: «Укытучыбызны юбилее белән котлап, исәнлек‑саулык телибез. Ул математика фәненә мәхәббәт, кызыксыну уятты. Ул безне кешелекле булырга, яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтте. Зирәк, сәләтле, үз һөнәренә гашыйк укытучы булды. Очрашканда мәктәп тормышы белән бәйле булган якты истәлекләрне искә алабыз. Мәктәпкә очрашуларга килгән саен без аны күрәсебез килә», - дип сөйләделәр.
«Тирән белемле, кече күңелле, олы йөрәкле мөгаллимә укыткан фәне - математиканы аңлатуда төрле ысуллар табып аны яратырга өйрәтте. Укучыларына тавыш күтәрмичә укыта белгән укытучы булды. Галия Гафиятовна безнең класс җитәкчесе иде. Һәр укучысын бертигез яратып, дәресләрен кызыклы үткәрде. Катлаулы теоремалар, мисаллар чишәргә өйрәтүдән тыш, укучыларын үз көчләренә ышанырга өйрәтте. Тирән белеме, ихлас күңелле булганы, гаделлеге белән хәтеребездә калган укытучыбыз һәр бала күңеленә ихластан юл таба белде. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән укытучы иде. Без аңа исәнлек‑саулык телибез», - диде Илдар Нигманов.
Галия Гафият кызының укучылары да инде лаеклы ялда. Тормышта уңышларга ирешкән, хыялларын чынга ашырган кешеләр. Аның чыгарылыш укучылары укытучыларын җылы сүзләр белән искә алып, мәктәп еллары турында: «Безнең 5 нче сыйныфның класс җитәкчесе үз фәнен яхшы белгән, дәресне яхшы аңлаткан, укучыларын яраткан укытучы иде. Мин авылдан килгән укучы булганга, һәрвакыт аның ярдәмен тоя идем. Укытучы апамны еш җылы сүзләр белән искә алам. Мәктәпне, укыткан фәнен яратырга, тормышта тырыш булырга өйрәтте ул безне», - дип сөйләде Нурия Вафеева.
Галия Гафиятовна бүген дә үзгәрмәгән, аның йөзеннән елмаю китми. Ветеран укытучы янәшәсендә - тормыш иптәше Камиле, уллары, килене, оныклары.
Коллегасы, Хуҗайлан мәктәбенең ветеран укытучысы, РФнең атказанган укытучысы Хәмидә Речебакиева: «Галия Гафият кызы сәләтле, тәҗрибәле укытучы булды. Ул укыткан фәненә укучыларда мәхәббәт уята алган укытучы булып, укучыларының исендә калды. Гаиләсендә тормыш иптәше белән бер‑берләренә җылы карашлы булып яшәделәр. Ике тәрбияле, акыллы уллар үстерделәр, аларга югары белем бирделәр. Бүгенге көндә дә Шиховлар гаиләсендә Галия Гафият кызы, тормыш иптәше Камил белән үзара аңлашып, тату, бала‑оныкларга сөенеп гомер итәләр», — дип хатирәләрен яңартты.
Мәктәп музеенда сакланган ветеран укытучылар, остазлар турында мәгълүмат белән музей җитәкчесе Алсу Хәйбуллина укучыларны, музейга килгән кунакларны таныштыра. Ул: «Ветеран укытучыларның тормыш тәҗрибәләре, киңәшләре, һөнәри хезмәт юллары үрнәк итеп сөйләрлек. Музейда ветеран укытучылар турында мәгълүмат альбомнарда, стендларда сакланган. Аларның укытучы һөнәренә, мәктәп эшенә чиксез мәхәббәтләре безгә үрнәк», — диде.
Римма УМИТБАЕВА.