Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Искә алдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

13 июль көнне Ялутор шәһәре мәчетендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Дамир Нигъмәтуллинның бер еллык хәтем ашын уздырдылар. Мәчет эче Дамир Калбай улын белгән, хөрмәт иткән якташлары, туганнары белән тулы иде. Биредә алар мәчет имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов җитәкчелегендә берничә ел рәттән Ялутор мәчетендә халыкны намазга чакыручы, мөэзин вазифасын башкарган Дамир Калбай улын искә алдылар. Хәзрәт дин тәгълиматын тирәнтен өйрәнү теләге көчле булган 21 яшьлек егетнең ничек «автостоп» белән Дагестан Республикасы башкаласы Махачкалага дини белем алырга барганы, аннан укып кайтып, якташлары арасында дини агарту эшләре башкарганы, ничек шәһәр мөселманнары табигый моңлы тавышы белән азан кычкырганын көтеп алганнары; үзе юк, әмма яз җитү белән мәчет ишек алдында утырткан алмагачының шау чәчәккә күмелгәне, аның кешелеклелеге, ярдәмчеллеге турында сокланып һәм горурланып сөйләде. Аннары халык мәчетнең махсус ясалган аш-су бүлмәсенә күчте. Мул әзерләнгән табын каршысына утырып Дамир Калбай улының рухына багышлап Раил хәзрәт Мәхмүтов Коръән укыды, бергәләшеп дога кылдылар, әнисе Фәрзәнә Риза кызы белән әтисе Вәлит Харис улы, сеңелесе Әлфиянең гаиләсенә иминлекләр теләп, Аллаһы Тәгаләдән аларга түземлек, сабырлык, илебезгә тынычлык сорадылар. Икенче көнне алар Дамир Калбай улының туган авылы - Яңа Атъялга барып Коръән ашы үткәреп кайттылар.

31-32

Дамир Калбай улы 2023 елның 8 маенда контракт белән махсус хәрби операциягә китә. Үзенең бу адымын якыннарына: «Бик күп авылдашларым, якташларым, армия хезмәтендә булган диңгезче дусларым туган илне сакларга үзләре теләп киттеләр. Мин монда тыныч күңел белән яши алмыйм», - дип аңлата. Ике ай да үтми, 7 июль көнне туган йортына: «Инженер-сапер ротасының идарә ителә торган миналау взводы отделение командиры сержант Дамир Нигъмәтуллин Донецк халык Республикасының Артемов районындагы Зайцево авылы янында батырларча һәлак булды», - дигән кайгылы хәбәр килеп ирешә. Бераздан Дамир Калбай улының «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнгәне билгеләнә. Каһарман сугышчыны соңгы юлына озатырга бик күп халык килә. Тик ана йөрәге бу кайгыны күтәрә алмый, ул хастаханәгә эләгә...

Озак та үтми, Памятное урта мәктәбендә укытучы Людмила Зимина тырышлыгы белән музейда Дамир Калбай улына багышланган почмак һәм «Герой партасы» булдырыла. Музейда армиядән язган хатлары да тиешле урын алалар.

Дамир Калбай улы 1979 нчы елның 8 январенда Ялутор районы, Яңа Атъял авылында туа. Аңа 6 яшь булганда, гаиләләре башта Ялутор шәһәренә, аннары Памятное авылына күчәләр. Шул сәбәпле, Дамир башлангыч сыйныфларны Ялутор шәһәренең 2 нче мәктәбендә һәм 9 сыйныфка хәтле Памятное урта мәктәбендә укый. 1995 нче елда ул Ялутор Агротехнологик училищесына укырга кереп, эретеп ябыштыручы һәм машина йөртүче таныклыклары алып чыга. Армия хезмәтен ул диңгезче буларак, Севастопольдә башкара. Шуны да әйтеп үтик, Дамир Нигъмәтулинны җирләгәндә диңгезче дуслары, гадәт буенча, Кара диңгезгә веноклар ташлаганнар һәм аның ата-анасына бик зур матди ярдәм күрсәткәннәр. Хезмәттән кайткач, Дамир дин юлына баса, бераздан гаилә корып, хатыны белән 2 кыз үстерәләр. Соңгы елларда Дамир Калбай улы Заводоуковск шәһәрендә хәләл күркә продукциясе җитештерү буенча эш алып бара. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркылы, цех эшен туктатырга мәҗбүр була. Шуннан Дамир Калбай улы махсус хәрби операциягә китүне үзенең төп бурычы итеп куя...

Фәрзәнә Риза кызы тирән кайгысын уртаклашып, улларын олы хөрмәт белән озаткан һәм матди ярдәм күрсәтүче күпсанлы туганнары, авылдашлары, мөселман кардәшләре, улының дусларына, мәктәп укытучыларына, хәтем ашларын уздыруда булышучы Ялутор мәчетенә йөрүче хатын-кызларга рәхмәтен белдереп, һәркемгә изге догаларын юллый.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Дамирның әнисе Фәрзәнә Нигъмәтуллина.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836