Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Күптән түгел Төмән районының Турай авылында район милли бәйрәме - Сабан туе булып узды. Һәрвакыттагыча Сабантуй бик күп кызыклы очрашулар, ачышлар, танышулар алып килде. Чара кысаларында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы коллективы «Тере китап» исемле әдәби мәйданчык оештырды. Мәйданчык күп төрле интерактив локацияләрне үз эченә алды. Шигърият сөючеләр «Тел - халык җаны» конкурсында катнаша алдылар. Катнашучылар татар язучыларының матур шигырьләрен укып күрсәттеләр һәм яттан сөйләделәр. Конкурста төрле яшь категорияләрендә һәм номинацияләрдә җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр.
Кунакларда татар әкиятләре буенча «Курчак театры» интерактивы аеруча кызыксыну уятты. Театрда «Өч кыз» татар халык һәм Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләрен күрсәтергә мөмкинлекләр булды. Теләүчеләр үзләренең актерлык сәләтләрен ачып, яраткан әкиятләрен яттан да сөйләп бирделәр.
Сабантуй бәйрәменең кунаклары татар әкиятләре мотивларына нигезләнгән «Чигелгән әкият» исемле иҗади күргәзмә карадылар һәм күргәзмә авторы, Кулаково авылыннан рәссам Людмила Ульянова белән аралаштылар.
Чираттагы «Әкияттә кунакта» китап күргәзмәсендә укучылар китапханәләр фондындагы татар авторлары һәм халык әкиятләре белән таныштылар. Кунакларда ачык иллюстрацияле китаплар укырга теләк уянды.
Интеллектуаль уеннар яратучыларны «Татар әдәбияты байлыгы» дигән зур кроссворд кызыксындырды. Алар монда үзләренең интеллектуаль мөмкинлекләрен сынап карадылар һәм уенның бик кызыклы булуы турында нәтиҗә ясадылар.
«Тере китап» әдәби мәйданчыгы кунакларына актив катнашулары һәм күңелле бәяләмәләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Гөлфара ГАРИПОВА,
Төмән районы, Ямбай авылы.