Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Быел Төмәннең туган көнендә үткәрү гадәткә кергән Сабантуй өлкәнең 80 еллыгына һәм Төмән шәһәренә нигез салынуга 438 ел тулуга багышланды. Сабан туе өлкә һәм шәһәрнеке бергә узганга күрә, төп оештыручылар да өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Төмән шәһәре татар мәдәни үзәге иде. Әлбәттә, төп тема Гаилә елы булды.
Көннең алдан ук яңгырлы булачагын хәбәр итсәләр дә, халык Заречный паркына милли бәйрәмебезгә агылды. Анда аларны татар җыр-моңнары каршы алды. Сәхнәләр икәү иде, өлкә районнарының татар милли-мәдәни автономияләре үз кунак йортларын булдырганнар, Сабантуйга хас ярышларга заманчалары да өстәлгән. Көрәш мәйданы күп кешене үзенә җәлеп иткән, көрәшчеләргә бай шул безнең өлкә. Армрестлинг, гер күтәрү, озын баганага менү бәйгеләре дә көчлеләрне үз янына җыйган. Багана өстендә капчык сугыштыру, бүләк кисү, көянтә-чиләк күтәреп йөгерү һәм башка уеннарда балалар рәхәтләнеп катнашып бүләк алу өчен жетоннар җыйдылар. Мәйданның бер ягында мастер-классларда осталыгыңны сынарга була. Махсус хәрби операциягә окоп шәмнәре ясарга да өйрәттеләр. Себер бавырсагы пешереп караучылар да булды. Бер якта Татарстан Республикасының Тукай районы алып килгән татар утары көнкүрешен чагылдырган түгәрәк тә тамашачы күңеленә хуш килде: анда тимерче, умартачы булып карарга, токмач кисәргә, уртасы янган бүкән өстендә коймак пешерергә, чәк-чәк, бавырсак, каклаган каз һәм башкалар белән сыйланырга мөмкин иде. Бер якта төрле кибетләр үз тауарларын, аш-су тәкъдим иттеләр. Арангуловлар оештыруындагы «Арангул батыр» XIV бөтенроссия көчлеләр турнирында баһадирлар сыналды. Һава торышының начар булуына карамастан, «Арслан» футбол клубы тренеры Азат Калиев мини-футбол спорт мәйданчыгына зур аудитория җыйды, теләүчеләр үзләрен чын футболчылар итеп хис итә алдылар.
Сабан туе, һәрвакыттагыча, дин әһеле фатихасыннан башланды. Өлкә дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков изге теләкләр теләп, дога укыды.
Сәхнә иң оста алып баручылар: Гөлфия Бикмуллина һәм Ринат Гарифуллин җитәкчелегенә күчте. Монда бу көнне өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, Дума депутатлары, милли оешмалар җитәкчеләре җылы котлауларын юлладылар, алдынгыларга бүләкләрен тапшырдылар. Быел «Иң өлкән кунак» исемен Зәйдүнә Сафарбаковага (93 яшь), «Иң кечкенә кунак» бүләген Эмир Кәримовка бирделәр, «Иң яшь гаилә» булып сәхнәгә Вәсилә һәм Кирилл Моревлар күтәрелделәр. Тагын да өлкәнең татарлар күпләп яши торган районнарыннан килгән 40 һәм аннан артык еллар бергә гомер иткән, үрнәк гаиләләрне алкышларга күмделәр. Алар: Әклимә һәм Радик Мөстәкыймовлар (Ялутор шәһәре), Гөлсем һәм Рефкат Булатовлар (Төмән шәһәре), Сәлимә һәм Багыт Мальгаждаровлар (Аромаш авылы), Гөлфия һәм Зинур Мөхәмәтрәхимовлар (Юрмы авылы), Фәния һәм Әхмәт Шәрәповлар (Тархан авылы), Гөлшат һәм Илжат Кәлимуллиннар (Түбән Егәнле авылы), Нәсимә һәм Маннур Кәбировлар (Салаирка авылы), Галия һәм Вәлиәхмәт Вәлиевлар (Сәел авылы).
Тәбрикләүләр арасында өлкәбез һәм Татарстан Республикасының Тукай районы сәнгать осталары, Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева чыгыш ясадылар.
Көрәштә абсолют батыр булып Турал Азимов калды.
Ә өлкә Сабан туе кысаларында районнарның данын яклап үз осталыкларын, гореф-гадәтләребезнең саклануын күрсәткән чыгышлар турында төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина: «Хөрмәтле кунакларга Вагай районы кунак өенең каршы алуы аеруча ошады. Иң кызыклысы, эчтәлеге ягыннан тирәне, фикерлесе булды. Алар барлык темаларны да күз алдында тотканнар: шәҗәрә ясаганнар, үз төбәкләре кәсепләренең барысын да, махсус хәрби операциягә озату йоласын, милли уеннар, фольклорны да күрсәттеләр. Милли оешмалар җитәкчеләре рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар. Тагын да түбәнтәүделеләр төрле үләннәрдән чәй дегустациясе һәм мунча керү традициясе белән гаҗәпләндерделәр. Ялутор районы вәкилләре «Уңган хатын-кызлар» клубы эшен күрсәтеп, махсус хәрби операциягә әзерлекләре белән таныштырдылар.
Өлкә Сабантуе-2024 спонсорлары: «Мостострой — 11» оешмасы, «Мостоотряд — 36» территориаль филиалы; «Автоград» компанияләр төркеме, «Ягоды Плюс» сәүдә-җитештерү компаниясе», - дип сөйләде.
Сабан туе күңелле үтте. Халык яңгырын да тоймыйчан рәхәтләнеп тамаша карады, ял итте.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: Сабан туе күренешләре.