Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Өстәл читендә тау хәтле «Яңарыш»

последние и лучшие новости искусства в мире

Үзебезнең планлаштырылган программабыз буенча Тубыл һәм Вагай районнарында булып кайттык. Авыллардагы Аллаһ йортлары - мәчетләрдә тукталып, халык белән күрешеп, бергә җәмәгать намазларында катнаштык. Юл өстендә булгач, Вагай районы, Индәр авылында да булдык. Әлбәттә, бу авылга мин үзем беренче тапкыр 20 еллар элек килгән идем. Ул заманда, кызганычка, мәчет тирәсендә әбиләр генә йөрделәр. Шуңа карамастан, Индәр авылында дини җыелышлар, бәйрәмнәр үткәргәнебез бар.

31-11-25

Нәтиҗәдә, хак динебезгә карата, тырышып ислам йолаларын яңадан кайтарырга, мәчет юлында авылдашларны күбрәк катнаштыру кебек этәргечләр башланган иде. Мин белгән әбиләрнең күбесе  инде  мәңгелек дөньяга киткәннәр. Шуларның берсе - Мәксүмә Вәлитова үзенең 90 яшен тутырган. Аларның өйләренә килеп керсәк, күрәбез: апа «Яңарыш» газетасын тотып утыра. Бераз сөйләшеп алгач, Мәксүмә Хәнәби кызы: «Безнең гаиләдә газетага хөрмәт зур, монда бик мөһим һәм әһәмиятле язмалар, хәбәрләр бастырылып тора. Газета битләренә таянып, Төмән өлкәсендә яшәгән милләттәшләребезнең уңышларын, үзгәрешләрен, шатлыклы хәбәрләрен, шулай ук кайгы-хәсрәтләрен күреп барабыз», - диде. Газетаны яздыручыларның саны күп булмаса да, авылда аңа карата игътибар юк түгел. Мәксүмә апа белән сөйләшеп утырган вакыт башымны уң якка борып карап жибәрсәм, шаккаттым: өстәл читендә тау хәтле «Яңарыш» газетасы җыелып куелган, һәр саны сакланып тора. Күңелемә бик җылы булды, шуларны күреп күзләремнән яшьләр атылып чыкты. Менә кайда икән газетаны яратып укучылар. Дөрес, «олы гвардия» - яздыручы, язылучы әби-бабайлар азая, яшьләр газетаны бик сирәк укый, күпләр инде укый да белми дип әйтергә була. Чаң сугарга вакыт, дияр идем. Ә бит өлкәбездәге бердәнбер татар газетасының тиражы азайды. Саф телебезгә соклану, аны гаиләбездә, милләттәшләребез арасында куллану, татар әдәбиятына мәхәббәт уяту чараларын башларга кирәк дип әйтәсем килә, чөнки читтән килеп, башка халык безнең өчен аны эшләячәк түгел.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836