Тубыл шәһәре иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова һәм оешма вәкилләре махсус мәдәни программа белән Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле булганнар яшәгән Михайловский интернат йортында очрашу оештырдылар. Айсылу Әптелмән кызы җылы сүзләр белән өлкән яшьтәге тамашачыларны сәламләде, җылы теләкләрен юллады. Равилә Фазылова, Фәридә Локманова, Камилә Хәкимованың эчтәлекле чыгышларын, теләкләрен җылы каршы алдылар. Фәния Мелибаева, Әминә Биктимирова өлкән буын вәкилләренә, әти-әниләргә хөрмәт, дини темаларга иҗат итеп язган шигырьләрен укыдылар. Айсылу ханым Юнысова рус һәм татар телендә җырлар башкарды, гармунчы Сәет Сәетов гармунда халкыбызның мәдәни мирасы булган милли көйләрен уйнады. Һәр чыгыш ясаучы тамашачыларның игътибарын җәлеп итте, кәефләрен күтәрде. Интернатта яшәүчеләргә хөрмәт күрсәткән, бәйрәм дулкынында узган очрашу программасы милли табын артында дәвам итте. «Ак калфак» ханымнары чәй табынын әзерләп, милли ризыклар пешереп китереп монда яшәүче әби-бабайларны сыйладылар. Саваплы эшләр башкаручыларның, бәйрәм оештыручыларның чыгышлары монда яшәүчеләр өчен рухи азык булды. Алар җырлар, шигырьләр тыңлап, аралашып вакытларын үткәрделәр. Бу чараны оештыручыларга өлкән яшьтәге әби-бабайлар күз яшьләре белән рәхмәтләрен белдерделәр. Үзләренең күңел җылысын биргән, ярдәм кулын сузган ханымнарга теләкләр теләделәр, яңадан килүләрен теләп калдылар.
Михайловский өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле булганнар яшәгән интернат йорты җитәкчеләре Рәхмәт хатларын «Ак калфак» рәисе Айсылу Юнысовага һәм әгъзаларына тапшырды. Айсылу Әптелмән кызы: «Өлкән буын вәкилләре өчен мәдәни чара, матур, мәгънәле очрашу оештыру традициягә керде. Аларның күңелләрендә бу чара матур, җылы тәэсирләр калдырды. Без бу интернатка елына ике–өч мәртәбә киләбез. Монда төрле буын, төрле милләт вәкилләре яши. Аларның язмышлары да төрле һәм үзенчәлекле. Һәммәсенә сәламәтлек теләп, җитәкчеләре Елена Савинага, мондагы хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләп кайтабыз», - диде.
Милли калфакларын, күлмәкләрен киеп, үзләре сценарийлар язып, ике телдә алып барган, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли ризыклары белән төрле буын вәкилләрен таныштырган чаралар оештырып, изге, күркәм, игелекле эшләре белән танылган «Ак калфак»лы ханымнарның барлык эшләрен, үткәргән мәдәни чараларын язып та өлгермибез. Июнь аенда МХОгә ярдәм җыеп «Без бергә» гомумроссия хәрәкәте кысаларында МХОдә катнашучыларга «Солдатка җылы бүләк» хәйрия акциясендә дә катнаштылар. «Ак калфак» рәисе Айсылу Юнысова һәм коллективы җыелган матди ярдәмне Тубыл шәһәре ветераннар советына тапшырдылар.

Римма Умитбаева.
Рәсемдә: Интернат-йортында очрашуда.