17 июль көнне Россиядә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты: халыкларның фольклор мирасын саклап калу, үстерү һәм популярлаштыруга ярдәм итү, шулай ук илнең матди булмаган этномәдәни байлыгын саклаучылар эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү. Ә быел бу бәйрәм аеруча мөһим, чөнки ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.
Акция кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре «Фольклор юллары буйлап» проектын башлап җибәрделәр. Билгеле булганча, халык авыз иҗатын нигездә өлкән яшьтәге кешеләр беләләр. Шуны күздә тотып, алар татар авылларында көн күрүче өлкән буын вәкилләре белән иҗади очрашулар оештырдылар. Беренче нәтиҗәле очрашу Аслана авылында яшәүче фольклор белгече, сүз остасы Фәүзия апа Бакиева белән үтте. Очрашу барышында күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Фәүзия апа башкаруында халык җырлары үрнәкләрен - авыл көйләрен, лирик җырларны, такмакларны яздырып алдылар. Себер татар халкының җырлары 86 яшьлек Фәүзия апаның күңеленә балачакта ук сеңгән. Ул аларны әтисе гармунда уйнаганда яратып тыңлаган, мәҗлесләрдә хатын-кызларга кушылып җырлаган. Күңелле очрашу ахырында ул Төмән өлкәсенең матди булмаган этномәдәни байлыгы дип танылган «Без Ялутор яклары» җырын башкарды.

«Фольклор юллары буйлап» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итеп күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Калмаклар авылында яшәүче Герой ана, хезмәт ветераны, профкооперация отличнигы булган Хәмидә апа Кәлимуллина белән күрештеләр.
Очрашулар турында хәбәр итеп Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: «Проект барышында без кече татар авылларда өлкән яшьтәге әби-бабайлар белән очрашабыз, сөйләшеп, чәйләр эчәбез, җырлашабыз, алар бик теләп үзләренең гаилә традицияләре, балачак һәм яшьлек елларында яратып җырлаган җырлары турындагы истәлекләре белән уртаклашалар. Ә безнең бурыч - шуларны киләчәк буынга тапшыру. Милли хәзинәбезне саклаучы якташларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез, саулык, сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез», - дип сөйләде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.