Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Кияү пилмәне» бәйгесе узды

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмәндә яшь кәләшләр өчен беренче тапкыр «Кияү пилмәне» дип исемләнгән матур конкурс оештырылды. Кызлар яраткан ярлары өчен үз куллары белән пилмән ясарга өйрәнделәр.

«Кияү пилмәне» нәрсә ул?

Кияү пилмәне — татар милли кухнясының традицион ризыгы. Борынгы гадәт буенча, аларны кәләш үз куллары белән бөреп чыгара. Бу эш аның мәхәббәтен һәм уңганлыгын раслау максаты белән башкарыла. Бу пилмәннәрнең төп үзенчәлеге — бик нәфис, вак булуы һәм хуш исле шулпада бирелүе.

31-71-26

Төп үзенчәлекләр:

Үлчәм: камыр бик юка җәелә, ә түгәрәкләр бары тик 2–3 см диаметрлы рюмка яки капкач белән кисеп алына.

Бөрелү ысулы: читләре сак кына чеметеп ябыштырыла, аннан соң очлары боҗра яки кәҗә мөгезе сыман итеп тоташтырыла.

Эчлек: фарш майлы сыер ите яки сарык итеннән ясала, аңа суган һәм тәмләткечләр өстәлә. Классик пилмәннәрдән аермалы буларак, йомшак булсын өчен эченә еш кына йомырка сыталар, ә итне вак кына турыйлар.

Табынга бирү: пешкән пилмәннәрне ит шулпасында пешерәләр һәм туралган яшеллек сибеп, шулпада килеш бирәләр. Янәшәсенә каймак, катык яисә эретелгән акмай куела.

Бездәге бәйгедә, борынгы җирле татар гадәте буенча, камырны турыпочмакларга кистеләр. Турыпочмаклы итеп бөрү бик символик мәгънәгә ия: камыр уртасына ит салабыз, капма-каршы ике почмагын тоташтырабыз — шулай итеп «өйчек» барлыкка килә.

Өчпочмакның аскы ике почмагы бер яктан кияү нәселен, икенче яктан кәләш нәселен аңлата, алар бергә кушыла. Ә мондый пилмәнне әйләндереп карасаң, ул йөрәк формасын ала. Яңа гаиләнең мәхәббәт һәм тугрылык билгесе булып тора.

Шушы тарихны жюри әгъзасы Гөлсем апа Булатова сөйләде.

Бәйгене искиткеч итеп Зөлфинә Миңнебаева алып барды, музыкаль бизәлешне Марат Вәлиев тәэмин итте. Жюри составында түбәндәге мәртәбәле кунаклар иде: Гөлсем апа Булатова («Пыяла» кафесы хуҗасының әнисе), мин (традицион татар ризыклары, аерым алганда, талкыш кәләвә остасы), Фәүсия Марганова (күренекле җәмәгать эшлеклесе, адвокат һәм язучы).

«Пыяла» кафесы коллективы мастер-класс өчен кирәк-яракларны югары дәрәҗәдә әзерләгәннәр.

Әлфия ВӘЛЕЕВА, Төмән шәһәре.
Рәсемдә: конкурста катнашучылар.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836