Главная

«Никуда не уеду» проекты: Вагай эшмәкәре үз авылын ташламаган

последние и лучшие новости искусства в мире

Арабызда актив яшьләр күп. «Тюменская область сегодня» медиахолдингының «#НикудаНеУеду72» махсус проекты нәкъ менә өлкәнең кече шәһәрләрендә һәм авыл җирлекләрендә яшәүче, үз эшләрен актив үстерүче, туган якларында яшәргә, эшләргә һәм балалар үстерергә карар кылган уңышлы яшьләр турында сөйли. Шундыйларның берсе – милләттәшебез Руфат Рамазанов турындагы язманы сезнең игьтибарга да тәкъдим итәргә булдык.

Редакция.

«Никуда не уеду» проекты кече ватанны сайлаган һәм моңа беркайчан да үкенмәгән кешеләр турында сөйләвен дәвам итә. Бүгенге герой – төньяк Вагайдан Руфат Рамазанов. Ул – эшмәкәр, депутат, күп балалы әти, меценат. Ул мәчет төзи, православие рухание белән дә дус.

 31-2-26

Ул Заречный поселогы мәктәбендә укый, аннары нефть-газ университетын штурмлый, армиядә хезмәт итә, электрик булып эшли һәм хокук белеме алырга уйлый. Руфат Рамазанов бер якка юлны сайлый... өйгә. Хәзер аның Вагайдагы кабинетында – балалар мәйданчыкларының планнары, мәчет өчен мозаика үрнәкләре, эшмәкәр өстәлен традицион рәвештә тутырган килешүләр, ноутбук һәм балаларның уенчык экскаваторлары – аны өйдә көтүләрен искә төшерә. Тәрәзә артында – район үзәгенең баш урамы, Җиңү паркы күренә, мәдәният йорты, шул балалар мәйданчыклары һәм йөрүче урам кешеләре.

Балык тотудан төзелешкә кадәр

Руфат университетны тәмамлап, Төмәндә эшләгән елларда һәр атна саен Вагайга – әти-әнисе янына кайта. Алар елга буена төпләнгәннәр. Тирә-якта җылы саз итекләре яки гади кармак алырга бер генә дә яхшы кибет юк.

– Шул вакыт уйлап куйдым: нигә үземнекен ачмаска? – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Үземә кирәк – кешеләргә дә файдасы тияр.

Шулай итеп, 2014 елда Вагайда балыкчылар, аучылар һәм туристлар өчен беренче махсуслашкан кибет барлыкка килә. Башта сәүдә бик актив бара, ләкин рекламасыз. Эшмәкәр уйлап таба: балык тоту буенча ярышлар оештыра. Бушлай балык ашы, призлар, азарт – һәм инде аның кибетен бөтен район белә. Аннары – сарафан радиосы, Төмән, Тубыл, хәтта Курганнан да сатып алучылар килә башлый.

Киләсе адым – төзелеш товарлары буенча франшиза. Бизнес яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Пандемия вакытында күп урыннарда ваклап сәүдә ябыла, ә аренда, хезмәт хакы, хезмәткәрләр беркая да китми бит.

– Без битлекләр тегә башладык, аннары – МЧС өчен костюмнар, аннары – балыкчылар өчен үз киемнәребез. Сорау бик зур булды, партияне хәтта Казакъстанга да саттык. Без беркайчан да бизнеста югалту белән эш итмәдек, – дип әйтә ул бөтенләй мактанусыз.

Акрынлап тегү юнәлеше икенче планга күчә. Эшмәкәр исә төп игътибарын балачактан ук яраткан эшенә – төзүгә юнәлтә.

«Беркут» компаниясе

Руфатның «Беркут» компаниясенең (исеме атасы-аучыга багышланган) бүгенге төп проектлары – төзекләндерү һәм төзелеш. Балалар һәм спорт мәйданчыклары, урамнарны яктырту, һәйкәлләр ремонтлау.

Конкурентлар өчен борчылмый: бу өлкәдә Вагайда биш кибет, ул тыныч:

– Һәр сатучының үз сатып алучысы бар. Мин беркайчан да демпинг ясамадым, бәясен төшермәдем. Дөрес, хәзер маркетплейслар тарафыннан көндәшлек өстәлә – формат үзгәрә. Яраклашырга, яңалык тәкъдим итәргә кирәк, – дип кулларын җәя. – Кайвакыт ашыгырга да кирәк.

Асфальт заводы, үсеш

Бервакыт районда асфальт заводы эшләде – теләсә нинди җирле ихтыяҗны каплады. Аннары үзгәртеп оештыру килде, техниканы Тубылга алып киттеләр, предприятие туктады. Хәзер асфальтны унлаган чакрымнардан алып кайталар.

– Логистика – чыгым, моңардан төзелеш тә интегә. Ләкин нишлик. Барлык белән эшлибез, – ул берничә секунд дәшми кала. – Әмма башка җитештерү предприятиеләре дә пәйда була. Фермер клубника үстерә, тиздән сөт заводы эшли башлый, диләр. Кемдер ресторан, кафе ачты. Округ үсә. Аз-азлап, ләкин үсә.

Иман, дуслык, мәчет

Руфат - намазлы, ураза тотучы кеше. Иманны аңа әтисе белән әбисе сеңдергән. Әтисе аны Корбан бәйрәменә, мәрхүмнәрне искә алуга, һәр традицион бәйрәмгә алып йөргән. Әбисе бик тә динле була, «Иман – иң мөһим нәрсә. Ул һәрвакыт ярдәм итә», – дип кабатлаган. Бу сүзләр аның хәтеренә мәңгегә уелып калган. Хәзер ул намаз укый, ураза тота, балаларын да шуңа өйрәтә. Ләкин үз үрнәге белән. Зур уллары күрә: әтисе намаз укый – димәк, бу мөһим. Кечкенәләре әлегә гамәлләрне кабатлыйлар. Ләкин бу да орлык, ул үсәчәк, дип ышана Руфат.

Ураза бәйрәмендә ул дүртенче ел рәттән ресторанда якташларына табын әзерли, балалар өчен конкурслар үткәрә, казакларны һәм руханины чакыра.

Мәчет төзелеше

Вагайдагы мәчетне Руфат иптәшләре белән биш ел төзи. Аның исеме – Әл-Кәүсәр (гарәпчә «муллык»). Мәчет 100-150 кешегә исәпләнгән. Районда мөселманнар якынча 39% булган очракта, бу озак көтелгән һәм мөһим объект. Хәзерге иң якын мәчет – 15-30 чакрым ераклыкта, һәм анда күп кеше сыймый.

Төзелеш акча җыелган саен бара. Урындагы администрация ярдәм итә, якташлар да, бөтен Россиядән дә күчерәләр – сарафан радиосы эшли. Проектның гомуми бәясе – якынча 15 миллион сум.

– Төзелеш бер дә туктап тормады, – дип әйтә әңгәмәдәшем, - кечкенә адымнар белән алга барабыз. Материал килә – эшлибез. Финанслау җыела – дәвам итәбез.

Ул телефон чыгарып, фотоларны күрсәтә. Менә нигез – 2022 ел, кыш, эшчеләрнең кулларында җылы бияләйләр. Менә түшәм плитәләре – яз, тубыкка кадәр балчык, ләкин йөзләре шат. 2023 елда стеналарны күтәргәннәр, ярымайлы гөмбәз урнаштырганнар. Декабрьдә тәрәзәләр куйганнар – депутатлар ярдәм иткән. 2024 ел – штукатурка, җылыту, мозаикага әзерлек.

Хатын-кызлар бүлмәсе тәрәзәсе янында, Милан пыяласыннан ясалган үрнәкләр ята – алар балык тәңкәсе кебек ялтырыйлар. Без татар милли бизәген карыйбыз: лаләләр һәм мөгезләр. Уңдырышлылык символы, дип аңлата Руфат. Гаилә, йорт, терлек. Адәм баласына көч-куәт бирүче төп нигезләр.

Түшәмдә – гарәп язуы белән изге сүрә. Проектта – икенче бина: гарәп һәм татар телләре мәктәбе, йөз кунаклык конференц-зал. Тирәсендә – зур парк: брусчаткалы, ял итү зоналары белән. Мәчетне Тамир Алимбаев һәм Әмирхан Шәрипов белән берлектә төзиләр. Илдар Гайсин барлык кирәкле документлар белән ярдәм итә.

– Бервакыт мин әбиемә мәчет төзергә вәгъдә бирдем. Һәм бу эштә югарыдан кемдер мине этәреп барган кебек.

Кешене җирдә нәрсә тота?

Руфатның дүрт улы бар. Балаларын хезмәткә һәм үзара ярдәмгә күндерә. Кечеләре – биш яшьлек Рамир һәм дүрт яшьлек Алишер – һәрвакыт аның белән төзелешләргә йөри.

– Төзелеш техникасында баш прораблар, – дип көлә ул. – Аларның уенчыклары – машиналар түгел, ә экскаваторлар. Мине күрәләр, үзләре дә тартыла. Аннары: «Әти, мине дә ал», – диләр. Мин аламын. Ник юк? Минем өчен бит...

Без машинага утырып, Иртешкә таба барабыз. Әңгәмә кешене нәрсә тулыландыра дигән сорауга әйләнеп кайта. Менә Руфат – гаилә терәге, ир, әти. Ул көчне каян ала?

– Иртеш тамагы, анда Вагай елгасы коя. Ул урын бик үзенчәлекле. Урман, сазлыклар, күлләр. Элемтә булмаган урыннар. Тыныч ял итеп, энергия туплап була. Сине беркем дә борчымый. Тик син һәм табигать, – дип санап китә ул ашыкмыйча. – Мәчет, әлбәттә. Хәзер ул минем урын. Көн саен. Анда тын, хәтта төзелеш барганда да. Безнең чиркәү илһамландыра. Карап, уйлап куясың: алар моны ничек төзегән? Техникасыз, крансыз. Һәм ике йөз елдан соң да тора. Һәм өй – абыйлар, апалар, туганнар белән бергәләп утырганда. Бу – иң яхшы урын.

Руфатның киләчәккә планнары: рухи үзәкне төгәлләү, үз йортын тәмамлау, балаларына белем биреп, аларның туган якларына кайтуларына ирешү. Бизнеста – компанияне киңәйтү, зуррак объектлар төзү, «файда һәм шатлык алып килү».

– Безнең Вагайдан беркая да китмим, чөнки монда минем тарихым, тамырларым, тормышым. Монда улларым үсә. Нигә миңа каядыр барырга? Сез безгә килегез!

Вагайда Руфатны барысы да белә. Урамда аңа кул бирәләр, әбиләр беренче булып исәнләшәләр, балалар тәрәзәдән кул болгыйлар. Ул туктый, сәламәтлекләре, оныклары, агып торган түбәләре турында сорап ала. Ул депутат булганга түгел (депутат булса да), ә башкача эшли белмәгәнгә. «Әти һәркемне белә иде, – дип аңлата ул. – Мин аның белән йөреп, күрдем: һәркем белән сөйләшергә, килешергә кирәк. Элек бит барысы да шулай иде: мин сиңа яхшылык эшләдем – менә сиңа тагын да яхшырак».

Елена КОВАЛЕВА.
«Тюменская область сегодня».
Денис Моргунов фотосы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума