Главная

Сопра, Егаер волонтерлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай округы, Сопра авылында яңа волонтерлар төркеме оештырылган. Лаеклы ялда булган төрле яшьтәге якташларыбызга 5–11 сыйныф укучылары да буш вакытларында ярдәм итәләр. Бүгенге көндә ярдәм кулын сузган 10 кеше арасында ир-атлар да бар. Актив волонтерлар: Анатолий Шевелёв, Алексей Симанов, Минзәлә Сөләйманова, Люция Юлдашева, Елена Уразалиева, Алсу Симонова һ.б.

Җаваплы эш башкарган якташлары турында Алсу Әткәш кызы болай диде: «Безнең җитәкчебез юк. Үз теләгебез белән, чын күңелдән бу эшне үзебез башладык. Ай саен ярдәм иткән Нурия һәм Хәким Азановларга, Әкълимә Моратовага, Люция һәм Рафаил Юлдашевларга, Рәшид Шәфиевка һ.б. гаиләләргә игелекле гамәлләре өчен рәхмәтләребезне белдерәбез. Башка авылларда, шәһәрләрдә яшәүче, эшләүче волонтерларның хезмәте дә безгә үрнәк булды. Безнең төркемдә лаеклы ялда булган төрле милләт вәкилләре уртак максатлар, уртак теләкләр белән берләшеп, бу изге эшне башкара. Ярдәм кулын сузып, маскировка челтәрләрен бәйләргә, башка гуманитар ярдәм җыярга, акчалата булышлык күрсәткән һәр кешегә рәхмәтлебез.

31-31-26

Волонтерларыбыз — Сопра, Егаер авылы патриотлары. Алар Сопра урта мәктәбе каршында оештырып, бу изге эшне чын күңелләре белән башкаралар. Маскировка челтәрләрен бәйләүче якташларыбыз — төрле милләт вәкилләре, төрле яшьтәге лаеклы ялдагы пенсионерлар. Авыр, катлаулы шартларда хезмәт итүче, яу кырларында булган илебез патриотлары безнең ярдәмне тоеп, туган якларын искә алсыннар, ныклы, ышанычлы булсыннар. Гуманитар ярдәмгә зур өлеш керткән якташларым барысы мактау сүзләренә лаек.

«Үзебезнекеләргә ярдәм» төркемебез фронттагы егетләргә терәк булсын дип, бу изге эшкә керештек. 2023 нче елны окоп шәмнәрен ясый башлаганнар иде. Хәзер безнең якта шәфкатьле, тынгысыз җанлы патриотлар төркеме зурайды. Яраланып кайтучылар да бу юнәлештә эшне дәвам итәләр. Безнең ниятебез — аларга булышлык күрсәтү. Волонтерларның эшләрен күргән, бәяли алган, ярдәм кулын сузганнарга рәхмәтлебез.

Актив волонтерларыбызга өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе Оскар Шәфиев Рәхмәт хатларын тапшырды. Үзебезнең авыл хуҗалыгы оешмалары башлыклары да башлаган эшебезне хуплап, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Әлегә матди ярдәм җыюда беренче булып волонтерлар үзләре катнаша. Беркем читтә калмасын иде. Кыр шартларында, окопларда булган махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга мөмкин кадәр, хәлебездән килгәнчә булышыйк. Хәрби операция зонасында хезмәт иткән якташларыбыз ярдәмебезне, бердәмлегебезне тоеп, дошманнарны җиңеп, исән-имин туган якларына, якыннары янына кайтсыннар».

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Рәхмәт хатлары алгач.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума