Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Күпләрнең тормыш юлында Бөек Ватан сугышы афәтләре эзсез үтмәгән һәм аларның язмышлары да шуңа бәйле буларак чагылыш тапкан.
Тубыл районының Үләртеш авылында 1941 нче елның 1 августында дөньяга аваз салган кызның — Алиянең әтисе сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый. Яшь ана сугыш беткәч кызчыгын алып Ханавылга (Арапова) кияүгә чыга. Гаилә матур көн күреп яши, бер-бер артлы кызлар, егетләр туалар. Беренче бала буларак, Алия әнисенең уң кулы, ярдәмчесе - югары белем алырга мөмкинчелек юк. Әнисе Абибә эшчән, тәртипле, тырыш беренче кызын яшьләй генә ипле гаиләдән теләү-сорау килгәч, кияүгә тапшыра. Ә егет — Комарау авылыннан, Армия сафларында хезмәт итеп кенә кайткан Мөнип Бакиев. Менә шулай авылда яраткан яшь хатын, ана, килен, җиңги бәхетен татып ире белән колхоз фермасында эшлиләр. Бер-бер артлы алты балага гомер бирәләр: Нәҗип, Нәсимә, Нәчибә, Җәзилә, Марсель һәм Чулпан.
Адәм баласын бәхетсезлекләр дә сагалап тора. Яраткан каенанасы 67 яшендә һәм каенатасы 72 яшендә бер-бер артлы фанидан китеп баралар. 4 елдан соң, 1976 елның 7 августында, гаилә башлыгы Мөнип 43 яшендә генә кинәт йөрәк тибеше туктап күзен йома, соңгы сүзе: «Кияүгә китми балаларны үстер, тәрбиялә». Аның сүзләренә тугрылыклы булып калган хатынга бары 35 яшь була.
Менә шулай Алиябез Комарау авылында колхоз бетерелгәнче фермада эшли, аннан соң Сургут шәһәренә ире туганнары, зур балалары янына юл тота. Ике эшне зур хөрмәтләргә лаеклы булып башкара. Пенсиягә чыккач, иске яшәгән квартирасы урынына яңасын да алырга насыйп итә Ходай Тәгалә. Ләкин үзе генә ялгыз рәхәтләнеп яшәүне күз алдына да китерә алмаган ана фатирын сатып, акчасын 6 баласына бүлеп бирә. 2 улы - Сургутта, 2 кызы - Төмәндә, 2 кызы Тубыл шәһәрендә яшиләр. Менә шулай айлап-еллап өч шәһәрдә балалары-оныклары янында яши, ә алар дин юлындагы әниләренә тиешле шартларны тудырып кына торалар.
Алия бик аралашучан, сабыр, кешелекле һәм кечелекле. Дус-ишләр, туган-тумачалар арасында да аның абруе зур. Гомер юлларының да кадерен белә, вакыт-вакыт өлкә санаторийларында ял итеп кайтырга мөмкинлекләр таба.
Бакиевлар нәселе Алиягә барысы өчен дә (бигрәк тә каенанасы һәм каенатасын гомерләренең соңгы көненә кадәр кадерләп тәрбияләгәне өчен) бик рәхмәтле, аңа йөрәк түреннән чыккан изге теләкләрен юллыйлар. Олыгайган тормыш еллары саулык-сәламәтлектә, кадер-хөрмәттә үтсен. Кайгы-хәсрәтләр күрмичә, булганына сөенеп, киләчәгенә якты өметләр баглап яшәргә насыйп итсен.
Изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән
Рәшидә БАКИЕВА.
Тубыл округы, Маслау авылы.