Главная

Төмән мөселман хатын‑кызлары Мәскәүдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Июль башында Россия башкаласы актив мөселман яшьләрен җәлеп итү үзәгенә әверелде. Бу көннәрдә биредә «Варислар» («Преемники») дип аталган форум узды, ул илебезнең төрле почмакларыннан килгән талантлы кызларны берләштерде. Чара Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәмендә Россия хатын‑кызлар мөселман оешмаларының иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылды.

Форумга Россия Федерациясенең 24 субъектыннан 14 яшьтән 19 яшькә кадәрге утыздан артык мөселман кызы килгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: катнашучы регионнар арасында Донецк Халык Республикасы да бар иде. Һәр кыз волонтерлык, хәйриячелек һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруда ирешкән уңышларын күрсәтеп, конкурслы сайлап алуны уңышлы узган.

31-72-26

Форумның төп бурычы—катнашучыларның лидерлык потенциалын үстерү. Программа мастер‑класслар белән баетылган иде: алар кызларга яшьләр проектларына җитәкчелек итү өчен кирәкле сыйфатларны формалаштырырга ярдәм итте.

Катнашучылар алдында абруйлы белгечләр чыгыш ясадылар: ислам белеме, психология һәм социология өлкәсендәге экспертлар тирән теоретик белемнәре белән уртаклаштылар; РФ Диния нәзарәте вәкилләре, тәҗрибәле тренерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре иҗтимагый проектларны уңышлы гамәлгә ашыруның реаль идеяләре турында сөйләделәр.

Остазларның һөнәри үсешенә аерым игътибар бирелде. Яшьләр кураторлары өчен махсус секцияләр оештырылды: алар анда үсеп килүче буын белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаша алдылар.

Форум эшенә Төмән өлкәсе дә үз өлешен кертте. Безнең өлкәне Талымхан урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Арина Сагутдинова һәм «Төмән җитештерү һәм социаль технологияләр көллияте» укучысы Мөслимә Тоджибоева тәкъдим иттеләр. Якташларыбызның уңышына аларның остазы Әнисә ханым Йосыпова ярдәм итте: ул Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәгърифәтчелек үзәге директоры урынбасары вазифасын башкара.

Мондый проектлар төбәкара элемтәләрне ныгытуда һәм традицион кыйммәтләргә таянып, дөньяны яхшы якка үзгәртергә әзер булган талантлы яшьләргә ярдәм итүдә төп роль уйный.

Гөлназ УСМАНОВА, Төмән шәһәре.
Рәсемдә: форумда катнашучы өлкәбез вәкилләре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума