Главная

Тыл нык булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл округының Түбән Әремзән волонтерлары гуманитар ярдәм җыюдан тыш, үзләре дә алгы сызыкта кирәкле әйберләр җитештерүне җайга салганнар. Авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчыларыбызга фронтка, госпитальләргә посылкалар җибәрә. Түбән Әремзәннең «Ышанычлы тыл» вәкилләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

«Ышанычлы тыл»ның күренекле вәкилләренең берсе — ярдәмчел, миһербанлы Тимербикә Ковалева. Ул Тубыл округы, Түбән Әремзән авылында туып-үсә, гомер буе туган авылында яши. Биредә ул мәктәпне тәмамлый һәм, туган авылында эшләп, тормышка чыгып гомер итә. Тимербикә Атай кызы гомерлек юлдашы, тормыш иптәше Сашасы белән бер сукмактан узалар. Ковалевлар бер кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр, аларга белем бирәләр, олы тормыш юлына озаталар. Ул Түбән Әремзәннең линияле җитештерү-диспетчерлык станциясендә эшләп лаеклы ялга чыга.

31-3-26Лаеклы ялда булган Тимербикә апа тормыш иптәше вафатыннан соң махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга ярдәм күрсәтә. 72 яшьлек апаның балалары, инде оныклары да үскән. Аның күңелендә сакланган ярдәмчеллек, кешеләргә кирәкле булу, игелекле эшләр башкару теләге зур. Ул авылның волонтерлар штабына изге эшләр башкарырга һәр көн саен диярлек ашыгып килә. Тату коллектив алгы сызыкта булганнарга ярдәм итү өчен тылда барысын да эшләргә тырыша. Түбән Әремзән авылы волонтерлары — илебез патриотлары. Ватаныбызга мәхәббәт, аның тарихы, кешеләре турында кайгырту, игелекле эшләре конкрет ярдәмдә күренә.

Тимербикә апа һава торышы нинди генә булмасын, штабка килеп, коллегалары белән окоп шәмнәрен, озак яна торган шырпылар эшләүдә тырышып хезмәт куя, ярдәм сораучыларга булышлык күрсәтә. Бу бик җентекле, сабырлык, тырышлык таләп иткән эш. Окоп шәмнәрен эшләү өчен парафин алып, шәмнәр ясыйлар. Окоп шәмнәре көзен, кышын, язын җылыта да, кечкенә булса да яктылык та бирә.

Изге күңелле Тимербикә Атай кызы бик сәләтле, уңган ханым. Ул яшәгән йорт алдын төрле төстәге матур чәчәкләр бизи. Аллы-гөлле чәчәкләре белән аның күршеләре, үтеп баручылар да сокланалар. Уңган хуҗабикәнең йорты, өендәге җиһазлары уңайлы һәм зәвык белән эшләнгән. Үзе кунакчыл, юмартлыгы, изге гамәлләре белән хөрмәт казанган Тимербикә апа милли ризыклар пешереп, волонтерларны сыйлый. Киң күңелле, мактауларга лаеклы апа үзе матур җырлый да. Моңлы тавышлы волонтер Түбән Әремзән клубындагы хорда җырлаган.

Тимербикә Ковалева илебезнең иминлеген саклаучыларга — яклаучыларыбызга дошманнарны җиңеп, туган якларына әйләнеп кайтуларына ышана һәм теләкләр тели. Тыл нык, максатлар уртак булганда, киләчәгебез тыныч булыр, батыр егетләребез әйләнеп кайтырлар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума