Мәктәпләрдә шаулап-гөрләп 2026 елгы очрашу кичәләре узды.
Без, Аслана урта мәктәбенең 1976 елгы чыгарылыш укучылары, мәктәпне тәмамлавыбызга 50 еллык юбилей уңаеннан очрашуга җыелдык.
Очрашуга Төмән, Түбән Тәүде, Тубыл, Ялутор шәһәр-районнарында, Татарстанда яшәүче сыйныфташлар килде. Ярты гасыр — зур вакыт. Без барыбыз да әти-әниләр, хәзер инде карт әбиләр-бабайлар да булганбыз. Араларында хезмәт ветераннары, волонтерлар хәрәкәтендә актив катнашучылар, лаеклы ялда булсалар да эшләрен дәвам итүчеләр бар.

Безне беренче белем баскычына Фатыйма апа Рамазанова бастырды. Безне матур, дөрес итеп партада утырырга, татарча сөйләшергә өйрәтте. Без белем биргән һәрбер укытучыны искә алабыз, онытмыйбыз, күпләре инде мәрхүмнәр.
Укытучыларыбыз: татар теле һәм әдәбиятыннан: Фәүзия апа Шәмсетдинова, Хәлимә апа Сәетова, Рабига апа Әпсәләмова; математика-физикадан: Мөхәссәнә апа Кәримова, Әмир абый Ибраһимов, Әбделкадыйр абый Билалов, Салих абый Шәяхмәтов, Фәйзи абый Качкуров, Хачия апа Сирачева; рус теле һәм әдәбиятыннан: Найлә апа Колдашева, Айсылу апа Нурисламова, Хәүрия апа, Галия апа Калиева; биологиядән: Хәерниса апа Хәсәнова; тарихтан: Рафаэль абый Магжанов, Рауза апа Мөстакимова; физкультурадан (хәрби әзерлек): Хәтмулла абый Рамазанов, Алик абый Садиков; авыл хуҗалыгыннан (тракторчы һөнәренә өйрәтү): Рифгать абый Хәлилов; музыкадан: Искәндәр абый Ногманов; соңгы класслардагы класс җитәкчеләребез: Хачия апа Сирачева, Динара апа Хөснетдинова; директорларыбыз: Искәндәр абый Янтимиров, Галия апа Калиева булдылар. Барысына да рәхмәтлебез!
Безне үстереп, аякка бастырып олы юлга чыгарган әти-әниләребезгә рәхмәтлебез.
Аралашу, искә алулар бик күңелле үтте. Очрашу мизгелләре күңелләрдә озак саклансын.
Бүгенге чыгарылыш укучыларына да уңышлар, теләгән һөнәрне сайлап, максатларына ирешүләрен телибез.
Рәсимә ТАШТИМИРОВА, Тубыл шәһәре.