Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Хәрәкәт җитмәүдән күп кеше интегә торган хәзерге заманда спорт яратучы гаиләләр үрнәк булып тора, алар сәламәтлек турында кайгыртуның мәҗбүри булмавын, ә бәлки, бөтен гаиләгә ләззәт һәм шатлык китерергә тиешлеген күрсәтә. Төмән районының Шыкча авылында яшәүче Таштимировлар гаиләсе шундыйлардан.
Руслан – авылда грек-рим көрәше һәм көрәш секциясен җитәкли. Остазы – өлкәбездә көрәш буенча легендар тренер Абделхак абый Миннебаев. 2018 елда өлкәнең «Батыр» көрәш һәм билбаулы көрәш федерациясе җитәкчесе Дәүләт Хәйретдинов өметле егеткә Шыкчада тренер булып эшләргә тәкъдим ясый. Руслан озак уйлап тормый, ризалык бирә. Шул елдан бирле ел саен 40лап бала белән шөгыльләнә. Түгәрәккә 7 яшьтән киләләр. 4 яшьтән әзерләнә башлыйлар. Әти-әниләр һәм балалар тренер белән канәгать, аны яраталар.
Руслан үзе 2019 елда көрәш буенча Россия Кубогына ярышларда бронза медаль алуга ирешә. Ә тәрбияләнүчеләре Равил Мустаевка 2023 елда көрәш буенча, Ислам Таштимировка грек-рим көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен алуга таныклык тапшырыла. Ислам район, өлкә Сабан туенда да призлы урын өчен тәбрикләнә. Тубыл шәһәрендә үткән соңгы ярышларда 10 спортчысы да урыннар алып кайталар. Быел яхшы нәтиҗәләргә ирешә башлаганнар.
Хәзер, Төмән районының спорт мәктәбе тренеры буларак, Мальковода яңа төркем бирәләр Русланга. Алар белән дә көрәш ысулларын өйрәнә.
Спорт сөюче гаилә - аның барлык әгъзалары спорт белән шөгыльләнү һәм актив яшәү рәвеше белән мавыккан гаилә. Руслан тормыш иптәше Русана белән бер кыз үстерәләр. Русана йөгерә, чаңгыларда йөри – ул җиңел атлетика ярата. Кызлары Самира әтисе юлыннан киткән диимме, ирекле көрәш буенча 3 тапкыр өлкә чемпионатының алтын медален алуга ирешкән. Каратэ белән дә шөгыльләнә.
- Без гаилә белән спорт ярышларында катнашырга бик яратабыз. «Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе», ГТО, җиңел атлетика, чаңгы белән бәйгеләрдә гел чыгыш ясыйбыз, - ди Руслан.
Актив гаилә күп вакытларын бергә тренировкаларда, ярышларда, сәфәрләрдә үткәрә. Алар бергәләп җиңүләргә шатланалар һәм җиңелүләрдә бер-берсенә ярдәм итәләр. Спорт эшчәнлеге гаиләнең сәламәтлеген һәм физик формасын ныгытып кына калмыйча, балаларны дисциплинага, максатчанлыкка, команда эшенә һәм үз-үзеңне тәртипкә өйрәтә. Мондый гаиләләрдә бер-берсе арасында элемтә ныгый, ихтирам арта.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.