Тубыл округы, Лаемтамак мәктәбе каршында җәйге каникул вакытында балаларны сәламәтләндерү өчен «Туган сукмаклар» дигән ял лагеры эшли.
Мәктәп укучылары бер-берсе белән таныш булганга, көннәре кызыклы, файдалы, дуслык мөнәсәбәтләрендә уза. Лагерь башлыгы Роза Ишкулова сөйләвенчә, 15 көн дәвамында балалар өчен танып-белү һәм мавыктыргыч чаралар, спорт ярышлары үткәрелә. «Куркынычсыз, имин җәй», «Халыклар мәдәнияте фестивале», «Россия – безнең илебез», «Россиядә яшәүче милләтләр халкының бердәмлеге», «Төрле милләт халкының биюләре», «Төрле милләт халкының мәдәниятләре», «Төрле милләтләрнең әкиятләре» темаларына әңгәмәләр, күргәзмәләр оештырыла. Балалар остаханәләрдә актив катнашалар, төрле яшьтәгеләр спорт юнәлешләре буенча эстафеталарда «Иң яхшы» исемен алу өчен тырышалар.

Безнең мәктәптә сәләтле балалар укыйлар. Алар үз теләкләре белән җәйге ялларын мәктәп каршында оештырылган лагерьда үткәрәләр. Монда төрле иҗади бәйгеләр уза. Балалар рәсем ясадылар, компьютерда «Илебез батырлары», «Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән якташларыбыз» һ.б. темаларга иҗат иттеләр. Алар саф һавада оештырылган флешмобта зирәклекләрен һәм ярдәмчеллекләрен күрсәттеләр. Өченче сменада 57 укучы ял итә. Аларның ялын кызыклы, оешкан рәвештә, саллы үткәрергә сәләтле укытучыларга зур рәхмәтләр. Планлаштырылган чаралар буенча кызыклы сценарийлар язып, матур алып барган, оештыру сәләтенә ия Лилия Давалева барлык үткәрелгән чараларны ВК челтәрләренә дә куеп бара. Роза Аллагулова, Эльвира Нагипова да тырышып балалар белән эшлиләр. Укытучыларыннан үрнәк алган укучылар-вожатыйлар - Аделина Кадырова, Эмилия Рәхимова тапкыр, зирәк, ярдәмчел кызлар булып саналалар. Быелгы ялны «Дуслык түгәрәге» белән тәмамлыйбыз», - дип әйтте лагерь башлыгы Роза Ишкулова. Ул үзе дә актив җитәкче, аның тырышлыгы белән оештырылган чаралар балаларның күңелләрендә онытылмас хатирәләр калдыра.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: балалар ял лагерында.