Червишево авылыннан шашкачы Илфат Кәримов Төмән өлкәсе Кубогын яулады. Ул турнир бетәргә бер тур кала, вакытыннан алда үзенә беренче урынны тәэмин итте.
Бу җиңү спортчының спорт карьерасындагы истәлекле казаныш булды. Төмән өлкәсе Кубогы — Илфат Кәримов тарафыннан быелгы ел башыннан алып төбәкнең төп ярышларында яуланган инде дүртенче югары бүләк. Уенның тотрыклы югары дәрәҗәсе спортчыны төбәкнең иң көчле шашкачыларының берсе статусында раслый.
Илфат Кәримов уңышы — Төмән округы өчен горурлык булган максатчанлык һәм югары осталыкның якты мисалы.
Төмән округы яңалыклары сайтыннан.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).