Тубыл округы, Вәчир мәктәбе укучысы Анжела Ишбулаева Татарстандагы профильле тел сменасында катнашты.
Арча педагогика көллияте нигезендә «Без — Тукай оныклары» дип исемләнгән җәйге профильле тел сменасы узды. Бу күркәм чарада безнең яшь якташыбыз да катнашты.
Лагерь Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 200дән артык сәләтле мәктәп укучысын — олимпиадалар, фәнни конференцияләр һәм иҗади бәйгеләр җиңүчеләрен һәм призёрларын берләштергән. Алар арасында Вәчир мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Анжела да бу исемлекне бизәде. Анжела — татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасы призёры, шулай ук Тубыл округында Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Татарча уку» бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшы шигырь укучыларның берсе булып тора.

Программа бик бай: көн саен татар теле дәресләре үтә, әйдәп баручы методистлардан мастер-класслар оештырыла, күренекле язучылар белән очрашулар уза. Шулай ук яшьләр бөек шагыйрь Габдулла Тукай эзләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылалар.

Анжелага һәм барлык яшь талантларга кабатланмас тәэсирләр, гыйлем хәзинәсенә юл ачуын һәм илһам канатлары талпынуын телибез!
Тубыл округы яңалыклары төркеменнән.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).
Рәсемнәрдә: Анжела Ишбулаева лагерь чараларында.