Главная

Чик сакчылары — илебез батырлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәренең 13 нче мәктәбе каршында «Алые паруса» җәйге балаларны сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар, мәктәп укытучылары коллективы чик сакчылары ветераннары һәм шәһәрдә патриотик рухта лекцияләр оештыручы төркем белән очраштылар. Патриотик рухта үткәрелгән чарада чик сакчылары ветераннарын бүләкләү тантанасында СССРдагы чик буе гаскәрләренең хәрби диңгез флоты ветераны Клим Садыйков та булды. Ул югары дәрәҗәдә, патриотик рухта чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.

Чик буе гаскәрләре ветераннары Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар соравы һәм «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Вагай округы буенча рәисе Василий Радобенко тәкъдиме белән чарада катнашкан ветераннарга медальләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасында «Чик буе гаскәрләренә 100 ел» һәм «Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән өчен» истәлекле күкрәк билгеләре белән Клим Садыйков та бүләкләнде.

Клим Солтан улы Тубыл шәһәренең чик сакчылары арасында иң өлкән ветеран.

34-1-26

Ул армиядә хезмәт иткән елларында «Хәрби Диңгез Флоты отличнигы», «Чик буе гаскәрләре отличнигы», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең XX еллыгына» күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.

Клим Солтан улы: «Бүгенге көндә чик сакчыларына багышланган чараны оештыру, патриотик рухта яшь буын белән сөйләшүләр мөһим. Илебез чикләренең ныклыгын һәм халкыбыз тынычлыгын кайгыртучан кешеләргә рәхмәтлемен. Чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-егетләр элек-электән көчле рухлы булганнар. Күпме еллар узса да, бу гаскәрләр әле дә элиталы гаскәрләр булып санала. Бүген дә шулай булсын. Бу гаскәрләрдә физик яктан әзерлекле, намуслы, тәртипле кешеләр хезмәт итте. Армиягә алынганнан соң, әзерлекне уздым, аннары хезмәтемне лаеклы дәрәҗәдә үтеп, туган ягыма кайттым. Мин әлегәчә чик сакчылары формаларымны, киемнәремне, медальләремне кадерләп саклыйм. Ул елларны әле горурланып, сагынып искә алам. Армиядә хезмәт иткән елларны күп нәрсәгә өйрәндем. Чик сакчылары өчен дуслык, җаваплылык, бер-беребез өчен терәк, бердәмлек беренче урында булды. Ил сакчылары илебез иминлеге өчен җаваплы кешеләр. Хәрби әзерлек беренче урында булырга тиеш. Өлкән яшьтәге ветераннарны әле дә илебез чиген саклаучылар дип саныйм.

Тубылдагы лекторлар төркеменең хезмәте яшь буын өчен файдалы. Илебез тарихы, Бөек Ватан сугышындагы илебез халкы батырлыгын, сынауларга бирешмәгәннәрен кече яшьләреннән балалар белеп үссеннәр», — дип фикерләре белән уртаклашты.

Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы, мәгариф отличнигы, педагогик фәннәр кандидаты Клим Солтан улы чараны оештыручыларга — ветеран-чик сакчыларына, «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вәкилләренә, Хәсән һәм Хөсәен Арангуловларга рәхмәтләрен белдерде.

Тормыш юллары батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге булган өлкән буын вәкилләренең чыгышларын укучылар игътибар белән тыңлап, сораулар бирделәр. Җылы атмосферада узган чарада шәһәрнең атказанган гражданы, халкыбызның яраткан җырчысы Зәкинә Арангулова, ветеран укытучы, көмеш волонтер Татьяна Щукина, хәрби хезмәт ветераннары Игорь Заволовский, чик буе гаскәрләре старшинасы, хәрби хезмәт ветераны Михаил Колобов катнаштылар.

Армия сафларында чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннарга истәлек билгеләре, медальләр тапшырылды. «Чик буе гаскәрләренә 100 ел» истәлек билгесе, «Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән өчен», «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән Александр Шахматов, Михаил Простакишин, Роман Сычев, Рамазан Хәсәнов, Игорь Нефедов, Сергей Рудкевич, Илья Южаков бүләкләнде. Махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итүче Тубыл шәһәр Думасы депутатлары ярдәмчеләре Елена Вашутина, Виктор Тренин «Фронтка ярдәм өчен» медальләре алдылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума