14 август – Төмән өлкәсе туган көн. Шул уңайдан губернатор Александр Моор традицион зур матбугат конференциясе үткәрде. Чарада 42 федераль, төбәк һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Ике сәгать эчендә өлкә башлыгы 30лап сорауга җавап бирде.

Су басу – төп тема
Әлбәттә, әңгәмә җәйге су басуга кагылышлы сораулардан башланды. Александр Моор аны күзәтүләр тарихында уникаль дип атады. Түре елгасының Төмән янындагы максималь су биеклеге 897 сантиметрга җиткән, бу 1979 елгы язын ташу рекордыннан (915 см) бераз гына түбәнрәк. Бу афәтне җиңүдә 2024 елгы язгы су басудагы тәҗрибә нык ярдәм иткән.
Су баскан территорияләрдә яшәүчеләргә алдагы көнне генә тагын бер түләү турында карарга кул куюын хәбәр итте җитәкче: торак капиталь ремонты өчен квадрат метрга 9 360 сум исәбеннән акча каралган, әгәр йорт яшәү өчен яраксыз дип табылса, тулы бәясен кайтару мөмкинлеге дә бар.
Алдагы форумнар
Көз көне Төмән мөһим вакыйгалар үзәгенә әвереләчәк. 14–17 сентябрьдә традицион сәнәгать-энергетика форумы - TNF узачак, анда Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 18 меңнән артык делегат көтелә. Ә 25 августта Төмән беренче тапкыр Бөтенроссия «Россия патриотлары» форумын кабул итәчәк. Форум федераль дәрәҗәгә күтәрелде, 71 төбәктән һәм Белоруссиядән 1,7 меңнән артык гариза килгән.
Юллар, кампус, элемтә
Губернатор Төмәннең Көньяк әйләнеп үтү юлы төзелешенең 2027 елда башлану ихтималы турында сөйләде. Әлеге юл М-12 федераль трассасының дәвамы булачак. Шулай ук төбәктә университетара кампус төзелеше дәвам итә, беренче этап 94% ка әзер.
Элемтә өзелүләре турындагы сорауга Александр Моор моны радиоэлектрон көрәш системалары эшләвенең сәбәбе дип аңлатты.
Сайлауларга чакыру
Губернатор 18, 19, 20 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасы һәм Төмән өлкә Думасы депутатларын сайлауларда һәркемнең катнашуы кирәклеген искәртте: «Һәркем үз фикерен белдерергә, лаеклы дип санаган партия өчен тавыш бирергә тиеш».
Тагын да ягулык буенча проблемаларның җайга салынуы, «Сотрудничество» программасы, «Вайлдберриз» логистик үзәге төзелеше, өлкәдәге миграцион политика, бюджет керемнәр буенча план белән баруын, «Боевой кадровый резерв» проекты, быелгы уңыш, укучыларның билгеләрен исәпләү ысулы буенча төрле фикерләр булуга карамастан, уку елы нәтиҗәләренең елдагыдан уңышлырак булуы, индустриаль паркларның яхшы эшләве һәм башкалар турында сүз барды. Губернаторга стресс вакытында гаиләсе һәм спорт булышуын, ясалма фәһем урынына үз интеллектыңны куллану кирәклеген дә ишеттек.
Очрашу ахырында Александр Моорны котлап, журналистлар аңа уңышлар теләде. Губернатор үзенең тормыш стратегиясен дә әйтеп узды: «Мин картлыкны Төмәндә, якташларымның күзенә туры карап каршыларга телим».
Гөлнур ВӘЛИЕВА.