Өлкәдә узган быелгы Сабантуйлар сезоны Яркәү округындагы Карагай авылында гөрләп узган бәйрәм белән ябылды дияргә була. Аны «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы яшьләре авыл халкы белән берлектә үткәрделәр. Карагай авылында соңгы елларда мондый зур бәйрәм уздырылмаганга күрә, халык бу көнне түземсезлек белән көтеп алды. Сабантуйга кунаклар күрше авыллардан, шәһәрләрдән дә җыелышып килделәр. Җылы очрашу-күрешүләр, хәл белешүләр, аралашулар белән ул чын-чынлап гаилә бәйрәменә әйләнде. Бәйрәм белән котлап өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева чыгыш ясады. Ул клуб мөдире Зөлфия Кәримовага махсус бүләк һәм авыл тормышында актив эш алып баручы - Әхмәтхан һәм Сәлихҗан Балдиннарга, Илнур Бәширов, Айсматулла Хисмәтуллин, Зөлфия Кәримова, Нәсимә Балдина, Раилә Хисмәтуллина, Наилә Усманова, Гөлсара Фәхретдиновага Рәхмәт хатлары тапшырды. Якташларына изге теләкләрен «Яшь буын» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов да җиткерде. Ул да авыл активистлары - Сәвия Калиева, Эльвира Юмашева, Гөлсәйрә һәм Фәридә Дәүләтчиналар, Фәния Бәширова, Әйтмәгмәт Зәйнетдиновны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, Шулай ук Алтын туйларын билгеләп үткән Рәбига һәм Илдар Хисәметдиновларны, 45 ел бергә гомер итүче Сәвия һәм Равил Калиевларны, 40 һәм 35 ел буена матур гаилә булып яшәүче Раилә һәм Айсматулла Хисмәтуллиннар белән Гөлсәйрә һәм Валерьян Дәүләтчиннарны җылы котлап, бүләкләр тапшырдылар. Аннары сәхнәдә авылның сәләт ияләре һәм күрше авыллардан, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән килгән җырчылар катнашында әзерләнгән бик матур концерт программасы башланды. Чыгыш ясаучылар арасында өлкәгә үзләрен танытып өлгергән яшь талантлар - Азалия Латыйпова, Альберт Колмәмәтов, Аделина Ибәтуллина, оста гармунчылар Салават Сәитов, Әмин Бабшанов да бар иделәр.

Халык һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Шул ук вакытта махсус әзерләнгән мәйданчыкларда төрле күңелле уеннар, ярышлар барды. Берәүләр капчык киеп, кашыкка йомырка кабып узыштылар, икенчеләре көянтә-чиләк белән су ташыдылар, чүлмәк ваттылар, өченчеләре капчык сугышы, гер күтәрү кебек спорт ярышларында үзләренең көчләрен, тизлек, җитезлекләрен сынап, төрле бүләкләргә ия булдылар. Кул осталары өчен «Яшь буын» оешмасы кызлары татар халкының милли баш киеме булган түбәтәй тегү һәм аны бизәү буенча мастер-класс оештырдылар. Бу шөгыль белән кызыксынучылар саны да күп булды. Шулай ук бәйрәм барышында сәүдә рәтләре дә эшләде. Бәйрәм уздыру эшен үз җаваплылыгына алган Фәрид Зәки улы матди һәм рухи яктан ярдәм күрсәткән өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцевага, «Транстрой-КАМА» оешмасы директоры Айдар Закировка,«Свои люди» юридик компаниясе директоры Марат Исмәтуллинга, авыл халкына һәм Сабантуй оештырган үзенең тырыш, милли җанлы яшьләренә рәхмәт белдерде.

- Узган ел без яшьләр белән Маранка авылында Сабантуй уздырганда, Карагай авылыннан делегация килеп, киләсе елга бездә дә үткәрегез, зинһар, дип үтенеп сорадылар. Без ризалашып, хәтта көнен дә билгеләп куйдык. Уртак теләгебез тормышка ашканга бик шатбыз. Карагай авылы халкының шундый бердәм, тырыш, актив булуларына күпме кабат инанам. Алар бит авыл клубын ябылудан саклап калдылар. Үз көчләре белән ремонт ясап, хәзер шул клубта рәхәтләнеп бәйрәм- концертлар, мәҗлесләр уздыралар. Бүген дә менә Сабантуй үткәрү теләкләре шул хәтле көчле булганын ачык күрәбез. Клуб каршына шундый уңайлы сәхнә ясаганнар, аны бәйрәмчә бизәгәннәр, ярышлар өчен мәйданчыклар, кирәкле җиһазлар әзерләп куйганнар. Ул кунакларны сыйлар өчен табынга нинди генә милли, җирле ризыклар куелмаган! Халыкның тырышлыгына, кунакчыллыгына ис китәрлек! Күңелебездә бары рәхмәт хисләре генә таша», - дип сөйләде.

Сабан туе гөрләп узганнан соң, «Яшь буын» оешмасы яшьләре җырлы-биюле, кызыклы уеннар белән үрелеп барган дискотека оештырдылар. Төмән шәһәреннән әлеге бәйрәмдә катнашкан кунак Елена Камалова да үзенең фикерләрен әйтеп китте.
- Халык үз көче, тырышлыгы белән авылны саклап килгән кечкенә татар авылында мондый күңелле бәйрәм үткәрү - бик сокландыргыч хәл. Бу карагайлылар өчен зур бәйрәм булды. Халыкның бердәмлегенә, кунакчыллыгына таң калырлык! Нинди матур концерт карадык. Ә яшьләрнең дискотекада татар җырларына кушылып биюләре - үзе бер галәмәт! Кайберәүләр: «Яшьләр хәзер башкача, алар берни белән кызыксынмыйлар, мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребез дә кирәк түгел аларга», - дип әйтәләр. Бу һич тә дөрес сүз түгел. Яшьләрнең бердәм, тырыш эшләүләрен, үзләрен тотышларын, сәләтләрен, сәхнәдә чыгышларын карап бик сокландым. Моны мин оешма җитәкчесе Фәрид Зәки улының казанышлары дип беләм. Ул ничә ел инде татар яшьләрен җыеп-туплап, алардан милләт җанлы егет-кызлар тәрбияли. Моны мин зур хезмәт дип бәялим. Яшьләргә эшләрендә, киләчәк тормышларында зур уңышлар телим», - дип, күңелле ял көне бүләк иткән өчен Карагай авылы халкына, күрше авыллардан килгән артистларга, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: Сабантуй күренешләре.