Тубыл шәһәренең ЗАГС комитеты «Минем гаиләм — минем планетам» дигән традицион бәйгегә йомгак ясады.
Бәйге Бөтенроссия бәйрәменә — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде һәм ул Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уздырылды.
Бәйгенең төп максатлары:

- гаилә институтын ныгыту;
- Россия Федерациясе халыклары арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту;
- әхлакый гаилә кыйммәтләрен пропагандалау;
- яшьләрне үз гаиләләренең тарихын өйрәнүгә җәлеп итү;
- Россия тарихына хөрмәт тәрбияләү, Ватан сакчылары белән горурлану хисен формалаштыру.
Бәйгедә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны ЗАГС комитеты рәисе Елена Кагал һәм Тубыл шәһәр Думасы депутаты Сергей Леушин котлады.
Чара тантаналы шартларда, изге теләкләр һәм күпсанлы елмаюлар белән үрелеп барды.
Бәйге комиссиясенә карар кабул итү җиңел булмады, чөнки барлык катнашучыларның эшләре дә үзенчәлекле һәм кызыклы иде. Иң күп эшләр «Шәҗәрә агачы» номинациясенә килгән.
Бу бәйгенең инде даими катнашучылары да бар, алар һәр елны яңа кызыклы конкурс эшләрен тәкъдим итәләр.
Шәҗәрә агачы» номинациясендә җиңүче булып Елизавета Козаченко, «Ватан сакчысы — безнең гаиләбез герое» номинациясендә - Лилия Ишмәтова, «Россия халыкларының милли традицияләре безнең гаиләдә» номинациясендә Азалия Ишмәтова танылды. «Гаилә династиясе» номинациясендә җиңүчеләр - апалы-сеңелле Агата һәм Злата Габидуллиналар булдылар.
Бәйгедә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
ЗАГС комитеты әгъзалары бәйгедә катнашкан һәркемгә актив гражданлык һәм тормыш позициясе, үз гаиләсе тарихын өйрәнүгә кызыксыну һәм традицион гаилә кыйммәтләренә тугрылык өчен зур рәхмәтен белдерде.
Тубыл шәһәре ЗАГСы сайтыннан.
(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе).
Рәсемдә: җиңүчеләрне бүләкләү.