Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

30 август - Татарстан Республикасы көне

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле татарстанлылар!

Барыгызны да Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Республика көне Татарстанның төрле диндәге, 170тән артык милләт вәкилен берләштереп торучы олы бәйрәм булуыннан тыш, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең башкалабыз Казанны, Республикабызны рухи һәм тарихи ватан итеп танучыларның да кадерле бәйрәменә әверелде.

Бүгенге көндә безнең Россия һәм дөнья күләмендә горурланырлык уңышларыбыз, ирешелгән югары күрсәткечләребез, талантлы шәхесләребез, үзенчәлекле толерант йөзебез бар. Без заман белән бергә атлыйбыз. Дөньякүләм глобальләшү шартларында милли гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны һәм телебезне саклап калу мәсьәләләрендә дә кулыбыздан килгәнчә тырышабыз. Без кайда гына яшәсәк тә, безне бер үк максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Татарстаныбыз чәчәк атуы өчен тырышабыз.

Кадерле дуслар, бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, иминлек һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Татарстан көне белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе Васил ШӘЙХРАЗЫЕВ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836