#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Губернатор Тюменской области выступил на форуме СУП-2022. Чыгышны ул Эшкуарларның халыкара слеты (СУП) мәйданчыгында ясады. «Хәзерге икътисади чынбарлыкны мөмкинлек буларак куллана алырдай кыю, амбициоз яшьләр вакыты җитә», - дип билгеләп үтте Төмән өлкәсе губернаторы утырышта. Губернатор сөйләгәнчә, илгә күпьяклы икътисадый элемтәләр көчле булу өчен кирәк. Хәзерге вакытта икътисадның таянычы кече һәм урта бизнес. Регион Африка, Якын Көнчыгыш, Кытай һәм башка илләр белән хезмәттәшлек итә. Төмән экспортерларына товарларны чит илгә чыгару чыгымнарын бюджеттан 80 % ка финанслыйлар.

* * *

Тюменские ученые-селекционеры вывели более 100 конкурентоспособных сортов сельхозкультур. «Бүгенге көндә өлкә кырларында бөртекле һәм кузаклы культураларның 60% тан артыгы - Төмән селекциясе. Төмән галимнәре авыл хуҗалыгы культураларының 100дән артык сортын чыгардылар, аларның 35е дәүләт реестрына кертелде», - дип сөйли Төньяк Урал авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Евгений Ренев.

* * *

В Тюменской области начал работать цифровой сервис «Рождение ребенка!». Яңа дәүләт хезмәтләре сервисы ярдәмендә 10нан артык гаилә сабый дөньяга килгәч, бала тудыру йортында туу турында электрон таныклыклар алды. Бу уңайлы, чөнки гариза бирү процессы нибары берничә минут кына вакытны ала. Ә электрон документлар берничә сәгатьтән соң әзер була.

* * *

Тобольский проект по созданию комфортной городской среды победил во Всероссийском конкурсе. Шәһәр хакимияте һәм СИБУР компаниясенең Александр бакчасын төзекләндерү идеясе иң яхшысы булды. Җирле халык та моңа үз өлешен кертте. Проектны 2023 елда тормышка ашырачаклар. Бакчаны төзекләндерүгә 90 миллион сум акча биреләчәк.

* * *

«Форум пограничников России-2022». Саратов шәһәрендә Россия чик сакчылары форумы узды. Чарада Төмән өлкәсеннән 23 кеше катнашты: «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы әгъзалары, вокал уен кораллары төркеме составында 52 нче мәктәп укучылары. Форумда төрле бәйгеләр, шул исәптән спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар оештырылды. Якташларыбыз берничә дисциплинада җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Ә гомуми команда зачетында беренче урынны яуладылар.

* * *

Тюменцы отправляют почтой мотоциклы и холодильники. Ярты елда регион халкы 600 меңнән артык посылка җибәрде. Почта аша кешеләр зур габаритлы 500 килограммгача авырлыкта йөк озаталар. 2022 елның беренче 6 аенда почта бүлекләре аша шундый 10 мең посылка җибәрелде. Алар исәбендә мотоцикл, велосипед, холодильниклар һәм башкасы бар.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836