Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
16 нчы август көнне Д.И.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсендә өлкәбезнең 80 еллыгы хөрмәтенә Фәүсия Марганованың «Поронколарның сүсләре» исемле китабының тәкъдир итү кичәсе үтте.
Аны мин - Төмән шәһәренең 13 нче китапханәсенең баш китапханәчесе, филология фәннәре кандидаты Луиза Сөрмәтова оештырып үткәрдем. Чараны ике телдә: рус һәм татар телендә алып бардым, чөнки монда төрле милләт халкы җыелган иде. Бу тәкъдир итү кичәсенә авторның дуслары, туганнары, хезмәттәшләре һәм татар теленә, мәдәниятенә тугры булган, җан атып йөргән милләтпәрвәрләребез килгән.
Чараның хуҗабикәсе - Фәүсия Фәиз кызы турында әйтсәк, ул 40 елга якын гомерен үзенең яраткан адвокатлык эшчәнлегенә багышлаган. Аны күп тапкырлар бүләкләгәннәр, бүләкләрнең берсе - «Адвокат бурычына тугрылык өчен» ордены, шулай ук «Төмән өлкәсенең мактаулы адвокаты» исеменең алтын билгесе. Ул күп еллар «Төмән өлкәсе адвокатура ветераннары берлеге»н җитәкли, ә 2016 елдан бирле «Төмән өлкәсе себер татарларының милли-мәдәни автономиясе» советы рәисе булып тора.
Гомумән әйткәндә, ул һәрвакыт актив кеше, үзенең тыелгысыз энергиясе белән аерылып торган, мәктәптә, университетта, эштә хөрмәткә лаек булган. Миңа билгеле булганча, Фәүсия Фәиз кызы 5 яшеннән үк Омскиның Марьяновка китапханәсенә язылган. Аннары бер сулышта китапларны укып чыккан, Омск шәһәренең барлык китапханәләре белән таныш ул. Өйләрендә китаплар күп була: Фоат Вәлиев, Алишер Нәвои, Муса Җәлил, рус классиклары китаплары. Ул вакытта кечкенә кызның китапларга акча сарыф итүе беркайчан да шелтәләнмәгән, ә хупланган гына. Аның уңышлары белән әти-әнисе һәм туганнары һәрвакыт горурланганнар.
Фәүсия Фәиз кызының хоббилары бик күп. Кул эшенең бөтен ысулларын диярлек белә, фотография белән мавыга, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, мәкаләләр яза, шулай ук хәзерге вакытта себер татарлары тарихы белән дә кызыксына. «Барысы да гаиләдән килә», - дип саный ул.
Хәзерге вакытта Фәүсия Марганова 5 китап авторы һәм шулай ук бер китапның автордашы. «Пороңколар сүсләре» исемле китапны Фәүсия ханымга язу өчен сәбәп булып себер-татар-рус сүзлеген язганда лексик материал җыю хезмәт итә. Немец чыгышлы бөек рус тюркологы Фридрих Радловның хезмәтләрен өйрәнгәндә, ул бик күп мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, билгеләр һәм шулай ук Орхон язмаларыннан афоризмнар тапкан. Бу сүзләрне күбрәк кеше аңлый алсын өчен ул барысын да язып алырга, җайлаштырырга, заманча себер татар теленә тәрҗемә итәргә иренми.
Чараның башында өлкә китапханәсенең төбәк өйрәнү бүлеге мөдире Альбина Велижанина авторны тәбрикләп уңышлар теләде. Яңа чыккан китапка себер татарлары теленең грамматика, фонетика, графикасы буенча хезмәтләр язган галимебез, филология фәннәре кандидаты – Максим Сагидуллин, гадәттәгечә, зур, тулаем анализ ясап чыгыш ясады. Фәүсия Фәиз кызын котлау сүзләре белән шагыйрь Хәлил Вагайлы, дин әһеле, Акъяр авылы мәчете имамы Әмир Балдин, җәмәгать эшлеклеләре – Рифхәт Насыйбуллин, Хәмзә Биктимиров, китапханә ветераннары – Асия Сәйфуллина, Гөлнур Әхмәтова, «Корама» бәйләм клубының җитәкчесе Гөлбану Әминова, татар һәм рус теле укытучысы Алсу Кәримова матур итеп чыгыш ясадылар, мактап җылы котлау сүзләрен җиткерделәр.
Бу олпат шәхесләребезнең йөрәктән чыккан сүзләрен тулыландырып, җанландырып өлкәбезнең танылган яшь җырчылары үзләренең матур җырлары белән чараны бизәп бардылар. Себер татарларының тарихи дастан көе «Бурихан»ны башкардым, эчтәлеге авторның һәм шулай ук залда утыручы тамашачыларның күңелләрен тетрәндерде, хәтта елатты да. Беренче себер татар рэперчы Чингис Бикинәев себер татар телендә үзе язган ике музыкаль әсәр башкарды – «Йаңкырайты Тәңре» һәм «Күтәрәбес йугарыга». Ә аның бертуган апасы, төрле конкурслар лауреаты Альбина Бикинәева бик моңлы тавышы белән күңелгә үтеп керерлек итеп Россиягә багышланган рус җыры белән чарабызны тәмамлады.
Луиза Сөрмәтова,
Төмән шәһәре.