Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
22 август - Россия Федерациясе дәүләт флагы көне. Бу көнне Төмән шәһәренең Кырынкүл микрорайонындагы Чик сакчылары паркыннан «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә әзерләнгән. 19 нчы гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына озатылды.
Көн яңгырлы булуга карамастан, Дәүләт флагы көненә багышланган митингка халык күп җыелды. Чара Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык һәм мемориалга чәчәкләр салу белән башланып китте. Бәйрәм белән котлап өлкә Думасы рәисе Фоат Сәйфетдинов, шәһәр башлыгы Максим Афанасьев, вакытлыча милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкаручы Роман Малыгин, өлкә Думасы депутаты Ольга Швецова, Төмән шәһәр Думасы депутаты Юрий Баранчук, «Өлкә чик сакчылары ветераннары» оешмасы җитәкчесе Нуртдин Ибраһимов чыгыш ясадылар.
«Бүген без якташларыбыз өчен махсус хәрби операция зонасына чираттагы ярдәм җибәрәбез. Безнең ил һәрвакыт үзара ярдәмләшеп яшәү традицияләре белән дан тотты. Барлык волонтерларга, оештыручыларга, ветераннарга һәм битараф булмаган төмәнлеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип сөйләде Максим Афанасьев. Нуртдин Ибраһимов махсус хәрби операция ветераннарына «Хәрби батырлык өчен» медальләрен, гуманитар ярдәм җыюда иң актив катнашучыларга «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» дигән медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырды. Барлыгы 50гә якын кеше билгеләп үтелде. Бүләкләү вакытында халык аларга «Котлыйбыз! Рәхмәт!», - дип кычкырып, алкышлап тордылар.
- Бүген махсус операция зонасына траллар белән дүрт йөк машинасыннан торган колонна юлга кузгалачак. Аларда безнең сугышчыларга кирәк булган 17 автомобиль, шулай ук өч мотоцикл бар. Транспорт сугыш кирәк-яракларын китерү һәм яралыларны эвакуацияләү өчен кулланыла. Тагын ике автомобиль фронтка үз юлы белән китәчәк. Автомобильләрнең салоннары безнең сугышчыларга хәрби бурычларны үтәү өчен кирәк булган әйберләр белән тулган. Арада балалар язган хатлар да бар. Без йөкне алып барып тапшыру белән, шундук икенчесен җыя башлыйбыз. Башта гаризалар кабул итәбез, алар буенча йөк формалаштырабыз. Егетләребез сораган әйберләрне 80-85 % ка булдырабыз. Бүген автомобильләрдән башка, запас частьләр, авторезина, төзелеш материаллары да җибәрәбез. Киләсе йөкне 20 сентябрьдә җибәрергә планлаштырабыз, - дип сөйләде Нуртдин Ибраһимов.
Митингтан соң халык өлкәнең төрле районнарыннан килгән артистларның чыгышларын тамаша кылдылар. Теләүчеләр маскировка челтәре үрү буенча мастер-класста, спорт уеннарында катнаштылар һәм «Өлкә чик сакчылары ветераннары» оешмасы әзерләгән «кыр боткасы» һәм хуш исле чәй белән сыйландылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: чарадан күренешләр.