Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Себер татар телендә исәнләштем

последние и лучшие новости искусства в мире

«Акбүзат» балалар журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллина чакыруы буенча мин Уфада (Башкортостан Республикасы) «Россия төркиләре» форумында булдым. Форум кысаларында «Россия төркиләренең этномилли, этноконфессиональ һәм Россия гражданлык тәңгәллеге перспективалары» темасына түгәрәк өстәл узды. «Киләчәк буын: РФ балалар төрки телле контенты» секциясендә «Себер татарлары: үткәне һәм хәзергесе» темасына доклад белән чыгыш ясадым. «Маяк» радиосында да шул тема буенча сөйләдем, «Акбүзат» журналына да интервью бирдем. Тыңлаучылар һәм журналистлар балалар белән себер татар телендә алып барылган чаралар, балалар өчен себер татар телендәге басмалар белән кызыксындылар. Форумның икенче көнендә кунакларны Баймак районына атлар фестиваленә алып бардылар.

35-41

Кайда гына чыгыш ясасам да, мин үземнең себер татар телендә исәнләштем, «Туган тел - иң кәрәге» шигырен укыдым. Мондый мәртәбәле чарага илнең төрле почмакларыннан - Мәскәү, Якутия, Чиләбе, Дагыстан, Татарстан, Әстерхан, Алтай, Төмәннән төркиләр килгән иде һәм һәр кунак үз темасы белән чыгыш ясады. Һәр чыгыш үз халкы, үз теле өчен горурлык белән тулды. Бу көннәр минем хәтеремдә озакка калачак һәм иҗади проектларны тормышка ашыру өчен сәбәп булачак.

Гөлнара КАЛИЕВА,
Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836