Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Туган телебезнең һәм милләтебезнең язмышын ничек кенә уңай якка хәл итәргә? Чын әдәби тел нормалары белән сөйләшүне хәзер инде күз уңаенда да тотып булмый. Без, рус төркемендә эшләүче ( ә ул төркемдә татар балалары да җитәрлек ) татар теле һәм әдәбияты укытучылары, үзе предметыбызга карата кызыксыну уяту һәм сөйләмгә өйрәтүнең нәтиҗәлерәк юлларын эзлибез. Дөресен әйтергә кирәк, балалар бик теләп өйрәнмиләр. Ә теләк булмаса, эш нәтиҗәле булмаячак. Телгә ничек тә кызыксындыру уятырга тырышабыз. Мин дәресләрдә татар телендә мультфильмнар күрсәтеп, алар аша татар сүзләрен сеңдерергә омтылам. Балалар төшенә башлыйлар, шул сүзләрне сүзлеккә язып куябыз. Сөйләм ни турында барганын белү өчен татар сүзләрен аңласагыз, сезгә әйбәт кенә буламы, дип сорау бирәм. Күбесеннән уңай җавап алам. Әнә шулай эшне алга таба дәвам итәбез. Тел белән кызыкыксыну мәктәпкәчә яшьтән үк, башлангыч сыйныфларда ук формалашкан булырга тиеш дип саныйм.
Рус телле балаларга татар теле укытуның күп төрле метод һәм алымнары арасыннан күзәтү, таныштыру, тәрҗемә итү, әңгәмә, эксперимент ысулларын файдалану телгә өйрәтүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Билгеле, метод һәм алымнарны укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, укытуның максаты һәм бурычларыннан, тәкъдим ителгән материалның эчтәлегеннән, укучыларның белем дәрәҗәсеннән, тел һәм сөйләү материалын үзләштерә алу мөмкинлегеннән чыгып файдалану тиешле нәтиҗә бирәчәк.
Башлангыч сыйныф укучысын татар теленә өйрәтү башкачарак булырга тиеш. Кечкенә яшьтәге укучыларны нәрсәгә өйрәтергә кирәк? Укыргамы? Язаргамы? Сөйләмгәме? Рус телле балаларга татар теле укыту нидән гыйбарәт соң ?
Методиканың нигезендә аралашырга аралашу аша гына өйрәнеп була дигән төшенчә ята. Димәк, без укучыларны сөйләм теленә өйрәтергә тиеш. Әлбәттә, сөйләшергә шул телдә аралашып кына өйрәтеп була.
Дәресләрдә уен элементларын куллану – рус телле балаларны татар теленә аралашуга өйрәтүнең мөһим чараларыннан берсе. Мәсәлән, беренче сыйныфта “Мәктәп” темасын өйрәнгәндә “Тәрҗемәче” уены отышлы. Укытучы русча сүз әйтеп балага туп бирә, бала татарча әйтеп тупны ала. Бу уен авазларның, сүзләрнең дөрес әйтелешен ныгыта, лексик байлыкны арттыра, булган сүзлек запасын активлаштыра.
Татар теленә өйрәткәндә күргәзмә, терәк материаллар, дидактик уеннар, татар халкының милли уеннары да укучыларда кызыксыну уята.
Өйрәнелгән әсәрне сәхнәләштерү бәйләнешле сөйләм үстерүдә бигрәк тә отышлы. Диалогик, монологик сөйләмгә өйрәткәндә дәресләрдә өйрәнелгән әсәрне сәхнәләштерә башлыйбыз.
Темаларны йомгаклаганда кроссворд чишү, чәчмә карточкалардан җөмләләр төзү кебек эшләрне балалар яратып үти, бу вакытта алар төшеп калган хәрефләрне куеп кына калмыйлар, шулай ук татар халкының милли бизәкләре, кием-салымнары һ.б. белән танышалар. Кайбер дәресләрдә башка халыкларның милли үзенчәлекләре белән дә чагыштыру үткәрергә була. Кече яшьтәге укучылар бизәкле карточкалар белән аеруча теләп эшлиләр. Белгәнебезчә, чит тел өйрәнүче балаларга башлангыч чорда рәсемнәр белән эшләүнең әһәмияте гаять зур.
Күрсәтмәлелек укучыларга теоретик материалны җиңел һәм аңлап үзләштерергә, ә укытучыга яңа белемнәрне аз вакыт эчендә истә калдырырлык итеп аңлатырга мөмкинлек бирә. Дәрес башында төсле рәсемнәр, уенчыклар ярдәмендә укучылар бик теләп эшләсәләр һәм сорауларга җавап бирсәләр, кызыклы күргәзмә материалдан соң үзара аралашканда югалып калалар .Терәк материаллар ярдәмендә укучылар актив, ышанып эшлиләр, эшләгәндә артык арымыйлар, оялмыйлар, сүзләрне, җөмләләрне аңлап сөйлиләр.
Дәреслектән тыш “Сабыйга”, “Салават күпере” кебек балалар журналларыннан файдаланабыз. Болар барысы да рус төркемендә укучы балалар белән дәрестә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә.
Тел укыту дигәндә, шул халыкның телен генә түгел, ә мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен җиткерү дә мөһим, чөнки тел һәм мәдәният бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар, бер-берсен тулыландырып киләләр.
Энҗе НАСЫЙРОВА,
Теләче районы Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы.